Акыл яки физик яктан мөмкин-лекләре чикләнгәннәрне күрсәк тә, “Алла сакласын” дип, тизрәк үтеп китәбез. Язмыш кыерсытканнарның тормышы ничек дәвам итә? Шушы сорауга җавап табу нияте белән мине уйларым Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтач авылындагы филиалына алып килде.
Балачакта беркем дә гомерем инвалидлар йортында, интернатта үтәр дип уйламый да, юрамый да, билгеле. Әмма тормыш чынбарлыгы шулай: төрле сәбәпләр белән бер төркем гражданнарга әнә шундый интернатларда яшәргә туры килә. Кемнедер бирегә яшьлектәге, тормыштагы хаталары, кемнедер — чарасызлык, ә кемнедер язмышның рәхимсез шаяруы алып килә. Ничек кенә булмасын, бу йортларда алар әрнегән күңелләрен җылытырлык җылы сүз, тиешле тәрбия таба. Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтач авылындагы филиалы 2013 елда ачыла. Биредә республиканың төрле төбәкләреннән килгән 55 хатын-кыз яши. Аларда — 55 төрле холык, язмыш. Интернатта тәрбияләнүчеләргә 38 кеше хезмәт күрсәтә. Алар биредә яшәүчеләр өчен кайгысын да, шатлыгын да уртаклашучы иң якын кешеләргә әверелгән. Язмышлары аяныч булса да, төшенкелеккә бирелми, гөрләтеп яшәргә омтылалар биредәге хатын-кызлар. Мәрхәмәтле күңелле кеше-ләрнең һәрвакыт ярдәмен тоеп яшиләр.
Интернат филиалы директоры Наил Шакиров сүзләренә караганда, биредә яшәүчеләр барлык социаль уңайлыклар белән тәэмин ителгән, көненә 5 тапкыр тукланалар, кирәкле медицина ярдәме алалар. Дәвалау барышында медикаментоз терапия, дәвалау физкультурасы, шәхси һәм төркем психотерапиясе, социаль реабилитация технологияләре, хезмәт терапиясе кулланыла. Катлаулы тормыш хәлендә калган инвалид хатын-кызларның уңайлы тормышта яшәешен тәэмин итү өчен барлык тиешле шартлар да булдырылган, һәр бүлмәдә икешәр һәм дүртәр кеше яши. Аларның тормышын күңеллерәк итү, вакытларын файдалы үткәрү өчен шушында ук тиешенчә җиһазландырылган зур ял бүлмәсе булдырылган. Күңелләр бушап кал-ганчы бер рәхәтләнеп сөйләшер өчен дә, телевизордан дөнья, ил, республика яңалыклары белән танышу, фәһемле тапшырулар, кино карау максатында, музыка тыңларга да бирегә җыелалар. Шуңа да ял бүлмәсенең кешеләрдән өзелеп торган минутлары бик сирәк. Һәр мәдәни чара да биредә оештырыла. Спорт җиһазлары өчен — аерым бүлмә. Интернатта менә шулай тормыш гөрләп тора. Авыруларга барлык мөмкинлекләр тудырылган. Кемдер тегү серләренә өйрәнә, кайберәүләр чигү чигә, бәйләм бәйли. Бу аларның холык-фигыльләрен, кызыксынуларын, сәләтләрен ача. Биредә курчак театры эшләп килә. Курчаклар да үз “артист”ларының оста куллары аша үтә. Алар иҗат иткән эшләнмәләр сокланмаслык түгел. Менә дигән китапханә, шахмат-шашка клубы да тәрбияләнүчеләр карамагында.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)