ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
6 декабрь 2016, 19:09

Хезмәтебез лаеклы бәһаланды

Узган атнада Бакалы мәгълүмат үзәге базасында Башкортстан Журналистлар союзының төньяк- көнбатыш төбәге берләшмәсенә кергән иҗатчыларның семинар-киңәшмәсе үтте.

Узган атнада Бакалы мәгълүмат үзәге базасында Башкортстан Журналистлар союзының төньяк- көнбатыш төбәге берләшмәсенә кергән иҗатчыларның семинар-киңәшмәсе үтте.
Аның эшендә БР Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Әсгать улы Газизов, басма мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Фир-дәвис Ишморат кызы Әхмәтҗанова, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Венера Мидхәт кызы Хәкимова һәм аның урынбасары Гөлназ Зиннур кызы Ермохина, БР Журналистлар союзы сәркатибе Фәнил Шәмсетдин улы Кодакаев, “Кызыл таң” нәшрияты директоры Фаил Камил улы Фәтхетдинов, Дүртөйле шәһәре һәм районы, Бакалы, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш, Шаран районнары гәзитләре редакция-ләренең баш мөхәррирләре, әдәби хезмәткәрләре катнашты.
Чараны БР Журналистлар союзының төньяк-көнбатыш төбәк оешмасы җитәкчесе, Дүртөйле шәһәре һәм районының “Юлдаш” гәзитенең баш мәхәррире Хәмит Миңнехаммат улы Нәбиев ачты һәм алып барды.
Иң тәүдә җыелучыларны Бакалы муниципаль районы хакимияте башлыгы Александр Георгиевич Андреев сәламләде һәм кыскача район икъ-тисады, социаль юнәлешләрдә башкарылганнар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Артабан БР Матбугат һәм киң мәгълүмат чара-лары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Әсгать улы Газизов, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Венера Мидхәт кызы Хәкимова тармактагы эшчәнлек барышы, алда торган бурычлар һәм киләсе елга эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды.
Артабан матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгының бүлек начальнигы Фирдәвис Ишморат кызы Әх-мәтҗанова белән “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры урынбасары Гөлназ Зиннур кызы Ермохина төбәктә нәшер ителүче гәзитләргә анализ ясады. Район “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләре турында эшлекле киңәшләр бирелде, яхшы мәгълүматлар җиткерелде. Төбәк гәзитләре арасында өч номинация буенча конкурс үткәрелде. Район “Игенче” гәзите редакциясе “Яшьләр сәясәте” номинациясендә икенче, “Кино. Авыл. Тарих” номинациясендә – өченче урыннарга лаек булды һәм Дипломнар белән бүләкләнде.
Артабан семинарда катнашучылар “Бакалы таңнары” гәзитенең беренче саны дөнья күрүгә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
Читайте нас: