ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
8 декабрь 2016, 19:07

Соңгы эшләр тәмамлану алдында

Район үзәгенең көнчыгыш өлешендә өсте ябулы боз шугалагы төзелеше турында гәзитебездә берничә тапкыр язып чыккан идек инде. Бүген анда сафка җибәрер алдыннан соңгы төзекләндерү эшләре бара.

Район үзәгенең көнчыгыш өлешендә өсте ябулы боз шугалагы төзелеше турында гәзитебездә берничә тапкыр язып чыккан идек инде. Бүген анда сафка җибәрер алдыннан соңгы төзекләндерү эшләре бара.
“Чакмагыш – Арена” атамасы ерактан ук балкып күренеп торган әлеге объектта без килгәндә боз мәйданчыгында иң ахыргы катлам өслекне катыру белән мәшгуль иделәр. Дөньякүләм стандартларга җавап бирерлек өслек без моңарчы телевизион экраннардан күргәннәрдән һич ким түгел: анда төрле зоналарга бүленешләр, шайбаны уенга кертү нокталары, капкачы мәйданчыклары, капкаларны урнаштыру урыннары күзгә ташланып тора. Капкалар һәм аларга тарттырыла торган челтәрләр дә әзер. Боз өслеген тигезләгеч машина да кайтарылган, аны тиешенчә көйләп куйганнар. Түр як стенада уен исәбен, чор үтү вакытын күрсәтеп торучы табло урнаштырылган. Уен мәйданы тирәли бортлар махсус саклагыч калын пыяла белән үстерелеп әйләндерелеп бетеп бара. Команда әгъзалары өчен, уен кагыйдәләрен бозу очрагында билгеле вакытка мәйданнан читләштерелеп торучы уенчылар өчен дә кабиналар төзекләндерелеп беткән. Командалар, тренерлар өчен аерым кием алыштыру һәм ял бүлмәләре, медпункт, административ персонал, җылыту-җилләтү корылмалары өчен аерым бүлмәләр җиһазландырылып беткән. Икенче катта махсус мәйданчыклар бүленә, анда да, шулай ук борт тирәли дә тамашачылар өчен урыннар булачак. Тимераяк кигән уенчылар, судьялар өчен йөрү урынына резина җәймә түшәлә. Кыскасы, әзерлек эшләре тулысынча дяирлек тәмамланып килә.
Әлеге төзелешне башкарып чыккан Дүртөйле шәһәреннән җаваплылыгы чикләгән “Стройгаз” җәмгыяте вәкиле – төзелеш участогы начальнигы Руслан Айрат улы Вәлиевның үзләренең эшеннән канәгать икәнлеге йөзенә үк чыккан.
–Республика гына түгел, ил күләмендә зур уңышлары белән сөендергән Чакмагыш спортчылары, гомумән, уңган һәм тырыш район халкы, һичшиксез, әлеге зур бүләккә лаеклы, – дип башлап китте ул сүзен. –Әлеге кебек объектлар төзүдә бу беренче тәҗрибәбез һәм, әйтергә кирәк, ул уңышлы килеп чыкты, дип уйлыйм. Бу төзелешне зур җаваплылык тоеп башкардык, чөнки Чакмагыш җире миңа да, җәмгыять директоры Рөстәм Альберт улы һәм баш инженеры Айдар Альберт улына да кадерле, якын төбәк. Биредә картәтиебез, Социалистик Хезмәт Герое Ә. К.Вәлиев Киров исемендәге (хәзер “Алга”) колхоз басуларында фидакарьлек өлгеләре күрсәткән, әтиләребез дә бәрәкәтле Чакмагыш җиренең Тозлыкуш авылында туып үскәннәр.
Әлеге боз шугалагы – республикада авыл җирендә төзелүче беренче объект, аңа тирә-якта тиңнәр юк. Шундый зур бәхеткә ирешкән чакмагышлыларга ихлас йөрәктән бөтен яклап та уңышлар телим. Яңа боз шугалагында район спортчылары ел әйләнәсенә зур уңышларга гына ирешсен.
Боз шугалагының директоры Рөстәм Фәвис улы Шәехов белән һәр бүлмәне сокланып карап йөрдек. Керү ишегеннән үк биредә күркәмлек, заманча төзеклек күзгә ташлана. Тамашачыларга да, спортчыларга да биредәге шартлар ошаячагына шик юк: барысы да зәвык белән, иң яңа заман технологияләре нигезендә эшләнгән. Муниципаль район җитәкчелеге, шәхсән хакимият башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның районыбызда спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен тагын да үстерү хакына тырышлыгы республика җитәкчелегендә дә хуплау табып, менә шушы зур проектка әверелде һәм ул тормышка ашырылып бетеп тә килә. Тиздән биредә боз шугалагын рәсми ачу тантанасы үтәчәк һәм ул ел әйләнәсенә чәмле ярышлар, даими күнекмәләр үткәрү урынына әвереләчәк.
Читайте нас: