Барлык яңалыклар
Баш Бит
13 декабрь 2016, 19:04

“Альянс” – өченче урында!

“Альянс” – өченче урында!

Узган шимбәдә Дүртөйле шәһәрендә “Без –киләчәк буын” дип аталган районара шаянлар һәм тапкырлар клублары фестивале үтте. Русиядә Кино елына багышланган әлеге чарада Дүртөйле шәһәренең күп профильле колледжы, шәһәр һәм тирә-як районнар мәктәпләре командалары үзара көч сынашты. Бәйге тотучы шактый гына тәҗрибәле 11 команда арасында безнең районнан Динар Әхмәдиев, Азат Мохтаров, Денис Вәлиәхмәтовны берләштергән “Аль-янс” командасы өченче урынны яулады. Егетләребезне шундый мәртәбәле җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да уңышлар телибез.
Руслан Бикмөхәммәтов,
яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе.