ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
15 декабрь 2016, 19:03

Тиздән — Яңа ел

Яше-карты, аеруча балалар көтеп ала торган Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Бу көннәрдә район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә бәйрәмгә әзерлек эшләре бара.

Яше-карты, аеруча балалар көтеп ала торган Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Бу көннәрдә район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә бәйрәмгә әзерлек эшләре бара.
Бик көттереп килгән кыш, ниһаять, үзенең турыдан-туры вазифаларын башкарырга тотынды. Җир өстенә йомшак карлар яудырып кына калмады ул, суык көннәре белән дә куркытып алмакчы булды бугай. Шулайдыр, тиккә генә декабрь аеның беренче ункөнлегендә терекөмеш баганасы 28 градуска кадәр төшмәс иде. Саран гына яуган карлардан соң үзәкләргә үтәрдәй бу салкынга ияләшеп бетүе дә авыр әле. Әмма чатнама суыкка карамыйча, районда Яңа елга әзерләнү инде сизелә дә башлады. Мәдәният йорты һәм мәчет янындагы мәйданда быел да кар-бозлардан шәһәрчек төзеләчәк. Аның диварларын өя башладылар. Боз блокларын Чакмагыш авылы янындагы буадан Шамил Шәехов бензин пычкысы белән кисеп тора. Чакмагыш авыл биләмәсе техникасы белән мәйданга ташыйлар. Рөстәм Шәймөхәммәтов, Шамил Шәехов һәм башка оешмалардан килгән егетләр боз шәһәрчеген әкият иленә әйләндерү өчен тырышып эшлиләр, кырмыскалар кебек һәркайсы хәрәкәттә биредә. Әле атна башында гына тотынсалар да, инде диварлары хәйран күтәрелеп килә. Мәйданда сыннар ясау өчен кар тутырылган әрҗәләр, боздан киселгән блоклар бихисап. Кар ташу Чакмагыш авыл биләмәсендә эшләүче тракторчы Тәлгать Яхинга, ә аны әрҗәләргә тутыру Азамат Бикташевка йөкләтелгән. Капка төбендә һәркемне 2017 елның символы булган Әтәчләр каршы алачак. Биредә Кыш бабай һәм Кар кызы, зодиак билгеләре һәм төрле әкият геройларының сыннары ясалачак. Аларны берничә ел рәттән Аблай авылының рәссамы Заһир Исламов булдыра. Ә инде бәйрәмнең төп чыршысы мәйдан уртасында урнаштырыла. Бу мөһим эшне “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы”ның хезмәткәрләре башкара. Мастер Илгиз Сакаев җитәкчелегендәге балта осталары бригадасы 12 метрлы Яңа ел чибәренең постаментын торгызу эше белән мәшгуль. Аннан инде каркасын җыеп, ботакларын беркетәчәкләр. Эшчеләр Вадим Халиков, Илвир Латыйпов, Динар Мөхәммәтҗанов, Сергей Кашерин осталыкларын күрсәтәләр. Бу эшләр олыларга мәшәкать булса да, балалар өчен зур сөенеч булачак. Бәйрәм көннәрендә, кышкы каникулда Чакмагыштан гына түгел, авыллардан да килгән бала-чага рәхәтләнеп таудан шусын, уйный алсын, Яңа елны каршылаган мизгелләр ел буена җитәрлек истәлекләргә бай булсын дип тырыша ир-егетләребез. Биредә техника эшләве, кешеләр кайнашуы нәтиҗәсендә чын мәгънәсендә сихри әкият дөньясы туа. Аларга карагач, ирексездән күңел Яңа ел бәйрәмен көтә башлый. Озакламый яшел чыршыда утлар кабыначак, боз корылмалары эченә төрле төстәге кечкенә лампочкалар урнаштырылачак. Кичен ут кабынуга алар төрледән-төрле төсләр белән тирә-юньне яктыртып торачак. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимият башлыгының ярдәмчесе Булат Ситдыйков та: “Егетләргә сүз юк — афәрин, тырышалар. Мондый темплар белән барганда, боз шәһәрчегебез берәр атнада төзелеп тә бетәр, дип уйлыйм. Рәссамыбыз кар сыннарын ясап бетереп, аларны буяп тәртипкә китергәч, мәйдан, һичшиксез, тагын да матур төскә керер. Биредә эшне тулысынча 20 декабрьгә төгәлләү планлаштырыла”, – диде.
Әйе, күп тә үтмәс, бу мәйдан, әкияттәге Кар патшабикәсенең боз сараен хәтерләтеп, кар шәһәрчегенә әйләнер. Бәлки әле Кыш бабай да, иргетләребезне жәлләп, көннәрне җылытып җибәрер, карларын да яудырыр. Шулай гына була күрсен.
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Читайте нас: