ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
17 декабрь 2016, 19:01

Райондашыбыз – “Ел эшкуары!”

8 декабрьдә “SHERATON UFA” отелендә “2016 ел эшкуары” республика бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы узды.

8 декабрьдә “SHERATON UFA” отелендә “2016 ел эшкуары” республика бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы узды.
Конкурс Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә уздырылды. Аның беренчесе 2005 елда үткәрелгән иде һәм ул хәзер һәр ел төбәгебездә зур әһәмиятле чарага әверелә. “Ел эшкуары” бәйгесен Башкортстан Республикасы эшкуарлары оешмалары ассоциациясе, Башкортстан Республикасында бәләкәй эшкуарлыкны оештыру буенча микрофинанслау оешмасы, Башкортстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы, “Эшлекле Русия” һәм “Русия терәге” кече һәм урта эшкуарлык буенча гомумрусия җәмәгатьчелек оешмаларының төбәк бүлекчәләре, Башкортстан Республикасында бәләкәй эшкуарлыкны яклау һәм үстерү фонды кебек оешмалар берлектә оештырып үткәрә.
“Ел эшкуары” дәрәҗәсе шәхси бизнесны үстерүдә ирешкән мәртәбәле уңышлар өчен бәләкәй һәм урта бизнес субъектларына бирелә. Быелгы конкурска 100дән артык эшкуарлык субъекты тәкъдим ителгән иде. Уфа, Благовещенск, Бәләбәй, Дәүләкән, Дүртөйле, Күмертау, Мәләвез, Нефте-кама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Яңавыл шәһәрләреннән, шулай ук Габҗәлил, Борай, Гафури, Белорет, Бүздәк, Зианчура, Зилаер, Иглин, Илеш, Күгәрчен, Күмертау, Миякә, Мәчетле, Стәрлебаш, Туймазы, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Уфа районнары эшкуарлары арасында җиңүчеләр төп ун номинация буенча билгеләнде. Һәр номинация буенча өч дәгъвачы күрсәтелде. Иң яхшы дип табылганнары “2016 ел эшкуары” исеменә лаек булдылар.
Бәйгедә районыбыз данын җаваплылыгы чикләнгән “Зифа”җәмгыяте директоры Зилә Фәнис кызы Йосыпова яклады. Ул “Ваклап сату даирәсендә иң яхшы эшкуар” номинациясендә лауреат булды. Якташыбызны олы җиңүе белән ихлас тәбрик итәбез һәм аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, эшләренең гөрләп баруын, яңа башлангыч һәм идеяләрен тормышка ашыруда да гел уңышлар телибез.
Муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге.
Читайте нас: