ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
22 июнь 2017, 11:25

Изге Рамазанда балаларны сөендерде

Район инвалидлар җәмгыяте әгъзала-ры актив тормыш алып барырга омтыла, төрле ярыш-бәйгеләрдә, конкурс-ларда катнаша. Кыскасы, бер генә чарадан да читтә калмаска тырыша. Әмма һәр чараны оештыру да, яки кайдадыр үткәрелгәнендә катнашу да күпмедер күләмдә чыгымнар таләп итә. Ничек булса да мөмкинлек табарга – катнашырга тырышабыз һәм һәрвакыт муниципаль район хакимияте ярдәменә таянабыз. Санаулы гына булса да, игелек итәргә әзер торган иганәчеләребез дә бар. Күптән түгел Илеш районында физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен “Сабантуй – 2017” бәйрәме оештырылды.

Анда физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны алып барырга ниятләдек. Шатлыкка каршы, матди ярдәм күрсәтүче дә табылды. “Горизонт” магазины директоры Да-мир Шәфыйковның мәрхәмәтлелеге, кешелеклелеге нәтиҗәсендә балаларга күңелле сәфәр оештырырга, сабантуйда катнашып, күңелләрдә калырлык итеп рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек туды. Изге Рамазан аенда сабыйларны сөендергән өчен Дамир Мәҗит улына рәхмәтебез чиксез. Аңа ныклы сәламәтлек, эшләренең гел уң булуын телибез. Ходай Тәгалә изгелекләр кылыр өчен аңа озын, хәерле гомер бирсен, дибез.
Читайте нас: