ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
24 июнь 2017, 10:56

Чакмагыш данын лаеклы якладылар

Республикабыз күләмендә үткәрелгән “Шәҗәрә бәйрәме”ндә ел саен безнең район вәкилләре дә катнаша. Бу чара быел Караидел районында унберенче тапкыр оештырылды.

Сабантуе белән “Шәҗәрә” бәй-рәменең бергә үткәрелүе аеруча тантаналы төс алды. Республиканың төрле төбәкләреннән җыелган милләт вәкилләре үз халкының горурлыгы булган нәсел-ырулары белән таныштырды, якташлар очрашты, аралаш-ты, күңел ачты. Ә инде чарада иҗади гаиләләрнең “Гаиләм – минем терәгем” республика конкурсында чыгыш ясавы бәйрәмнең бер бизәге булды. Районыбыздан җырлы-моңлы Гафаровлар гаиләсе дә әлеге бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

–Караидел районының бик гүзәл почмагында үтте бәйрәм. Бу чыгышыбызны шушы районда иҗат итүче композитор Фәнзәл Котдусов көенә язылган “Эх-ма, туганнар!” җыры белән башлап җибәрдек. Ә инде бу җырның сүзләрен якташыбыз Алия Солтан иҗат иткән. «Визит карточкасы»ннан соң тамашачыларга һәм жюри комиссиясенә”Гаилә бәйрәме” номинациясе буенча өйгә бәби алып кайту күренешен тәкъдим иттек. Чыгышыбызны инде “Бишек җыры” белән бик матур итеп тәмамладык. Сценарийның авторы — тормыш иптәшем Розалия, улларыбыз-киленнәребез Руслан –Раушания, Рузил – Лилия, оныгыбыз Данияр да сәхнә бизәге булдылар, – дип сөенече белән уртаклашты гаилә башлыгы Радик Мәкъсүдәт улы.

Гаиләдәге матур традицияләрне саклап һәм үстереп, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкарь-ләре белән таныштырып, алар кон-курста катнашучы унтугыз гаилә арасында икенче урынга лаек булалар. Жюри карары буенча Гафаровлар гаиләсенә II дәрәҗә Диплом тапшырылды. Талантлы һәм музыкаль гаиләне без дә ихлас тәбриклибез һәм тагы да иҗади уңышлар теләп калабыз. Конкурстан соң алар “Эх-ма, туганнар!” җырының авторы, үзешчән композитор Фәнзәл Котдусов гаиләсе белән танышып, фотога төшәргә дә өлгерәләр. Менә шулай, Гафаровларның тату гаиләсе, иҗади көч туплап, яңадан-яңа дуслар табып, районыбыз данын лаеклы яклап кайтты Караидел якларыннан.
Читайте нас: