ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
27 июнь 2017, 11:01

Бергә ял итүләре күңелле

Җәйге каникуллар башландымы, укучылар кайсы кая таралашып бетә. Кемдер әти-әнисе белән диңгез ярына ял итәргә бара, икенче берәү җәйгә вакытлыча эшкә урнаша, кайберәүләр лагерьларны сайлый.

Иң сәләтлеләрне, иң активларны, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнү-челәрне туплаган “Акчарлак” лагеренда үзебез дә булып, балалар белән аралашып кайттык. Таби-гатьнең искиткеч ямьле кочагында урнашкан лагерь республикада иң яхшылар исәбендә. Художество-эстетик юнәлеш буенча узган беренче агымда сиксән тугыз бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыта. “Биредә район балалары белән беррәттән, Бүздәк районыннан да 18 бала ял итә. Елның-елында кызлар һәм малайларның иҗади сәләтләрен үстерү максатында хезмәткәрләр тарафыннан күп көч салына. Вожатыйларның күбесе Чакмагыш гимназиясе укытучылары, студентлар да бар, алар балаларны яраталар, һәрберсе белән уртак тел таба беләләр”, – ди өлкән вожатый Ләйсән Әхмәдуллина.

Лагерьда ял иткән кыска гына вакыт эчендә балалар өчен күп чаралар – “Дуслык”, “Экология”, “Политика”, “Кино”, “Сәламәтлек”, “Гаилә” һәм “Салават күпере” көннәре, “Сабантуй”, “Күңелле стартлар”, “Аҗаган” уеннары, флешмоблар, җыр кичәләре, акыл һәм физик сәләтне үстерә торган уеннар, күңелле дискотекалар оештырыла. Балалар белән тәҗрибәле педагоглар – өлкән вожа-тый – Гөлнара Насыйбуллина, инструкторлар Ревинер Әхмәтов, Марсель Ибраһимов, педагоглар Айгөл Шәрәфиева, Фәйрү-зә Сираева, тәрбиячеләр Рузилә Кильдиярова, Эльвира Гыйльма-нова, Дилбәр Хаҗиева, Гөлшат Әхтәмова, Нәдия Каюмова, Диана Гыйльванова, Ирина Әхтәмова, Алина Ситдыйкова, Балалар иҗат үзәгеннән педагоглар Альби-

на Мөхәммәтгәрәева, Миләүшә Муллаянова, Светлана Йосыпова эшлиләр. Алар һөнәри осталык-лары, педагоглык таланты, күңел юмартлыгы белән аерылып торалар. Чыннан да, Ләйсән Ревил кызы әйткәндәй, матур һәм күңелле җәй айлары укучылар күңелендә мәңге онытылмаслык булып калсын өчен биредә эшләүче хезмәткәрләр күп көч сала. Быелгы һава торышы бераз уңайсызлыклар тудырса да, балалар хәстәрлек күрүче җитәкче Эдуард Ильяс улы Каррамовка һәм бар күңелләрен биреп эшләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә бик тә рәхмәтле.

–Мин бу лагерьда беренче ел гына ял итмим инде. Быел тагы да яңа дуслар таптым. Элекке елдагы дусларымны күреп шатландым. Лагерьда һәр көн үзенчәлекле. Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган чараларда теләп катнашам. Рәхмәтлемен тәрбиячеләргә, тәмле ризыклар белән сыйлаучы пешекче апаларга, – ди Чакмагыштан Илмира Ибраһимова.

Менә шулай, биредә көн саен тулы тормыш кайный. Кызлар һәм малайлар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Алар матур итеп бизәлгән сәхнә янына җыелырга яраталар. Музыка яңгырый, отрядлар “Аҗаган” уенына әзерләнә. “Эх, бер генә көнгә булса да балачакка кайтып, биредәге уеннарда катна-

шасы иде”, – дип кызыгып, сокла-нып карап тордык балаларга. Лагерьда инглиз телен өйрәнү дә уңышлы дәвам итә. Волонтерлар — Һиндстаннан килгән Хеппи Санду һәм Согуд Гарәбстанында туып үскән, әлеге вакытта Мисырда университетта белем алучы Мөхәммәд Атиф балаларга бик теләп чит ил теле үзенчәлекләрен өйрәтәләр. Студент егетләр безнең илгә, республика, районыбызга “Айзек” Халыкара яшьләр оешма-сы программасы чикләрендә килгәннәр. Әлеге оешма 124 илнең актив яшьләрен берләштерә һәм төрле социаль проектларда во-лонтер булып йөрү мөмкинлеге бирә. Егетләр безнең төбәкнең гүзәллегенә гашыйклар, илебездәге тор-мыш, мәдәният белән кызыксына-лар, балаларның активлыгына соклануларын яшермиләр. Ә алар белән инглиз телендә сөйләшергә гимназиянең чит телләр укытучысы Ирина Әхмәтова ярдәмгә килә.

–Мин Русиягә беренче тапкыр гына киләм, биредәге һава торышы, яшеллек, гүзәллек бик ошады. Безнең Мисырда бик эссе бит. Яңгыр яуса шатланам гына мин. Ай буе ураза тоттым. Балалар белән эшләү бик күңелле, алар бик активлар, һәр чарада теләп катнашалар, – ди Мөхәммәд Атиф.

–Быелгы лагерь программасы төрлелеге белән аерылып тора. Һәр иртәбез сәламәтлекне ныгытуга юнәл-телгән зарядка ясаудан башлана. Һәр көнне нинди дә булса мавыктыргыч чара оештырабыз, – дип сүзгә кушылды тәрбияче Нәдия Каюмова.

Әйе, биредә оештырылган төрле уеннар, конкурслар, тренинглар – болар барысы да балаларның ялын тагын да күңеллерәк итә, зур балалар коллективын бергә туплый. “Лагерьда бик күңелле. Беренче көннәрдә ничек булыр, нәрсә көтә икән дип уйлыйсың. Бераздан инде яңа дуслар табасың, хәтта әти-әниләр белән сөйләшергә дә вакыт юк. Өйгә кайтасы да килми!» – диләр, бер-берсен бүлдереп, Бүздәк районыннан килгән Альберт Мөхәммәтҗанов һәм Азат Гайфуллин. Балаларның һәр-берсенең күңелендә ял итү мизгелләре файдалы тәэссоратлар калдыргандыр, дигән уйлар белән без дә кайтырга чыктык. Хозур табигать кочагы чираттагы агымда яңа дусларын көтә. Балаларның рәхәтләнеп ял итү мизгеле дәвам итә.
Читайте нас: