ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
27 июнь 2017, 11:10

Оҗмах кебек бу тормышның кадерләрен белик без

Авыл уртасында һәйкәл тора,

Боргысы бар аның кулында.

Чакыргандай аның тавышлары

Ил сагында уяу торырырга.

Рәсимә Ильясова.

22 июнь таңы Хәтер көне, Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгы өчен җанын аямый көрәш-кәннәрне искә алу – халкыбызның бөеклеге – рух ныклыгы өчен горурлык көне дә ул. Һәркайда тантаналы митинглар үтте. Район үзәгендәге 1941-1945 елларда немец илбасарларына каршы тиңдәшсез көрәштә башын салган, чит җирләрдә ятып калган батыр якташларыбыз хөрмә-

тенә куелган обелиск янында Җиңү паркында хисләндергеч минутлар кичердек. Митингка күкрәкләрен-дә орден-медальләрен чыңлатып ветераннар килде, йөзләреннән сагыш китмәгән, күзләреннән яшьләре кипмәгән тол хатыннар һәм балачагын, яшьлеген сугыш урлаган шул чор балалары хөрмәтләп чакырылды.

Район мәдәният йорты талантлары, чараны алып баручылар Розалия Хафизова (сценарий авторы) һәм Илсур Имаев “Священная война” дигән көй фонында күңелләргә үтеп керерлек сүзләр белән митингны башлады. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның чыгышы яугир райондашларыбызның батырлыгын данлау, ирләрен-улларын югалткан аналар-

га, авырлыкларны өлкәннәр белән бергә күтәргән сугыш чоры балаларына хөрмәт һәм ихтирам белән сугарылган иде.

Гомер юлы бөек чараларга туры килгән, районның шәрәфле шәхесе, гомерен игелекле хезмәттә үткәргән, яшь буынга белем һәм тәрбия биргән хаклы ялдагы укытучы Рәсимә Ильясованың үзе иҗат иткән шигырьләрен укуы чараның тәэсир көчен арттырды. Райондашлары күңеленә мәрхәмәтлелек, матурлык тойгы-лары өләшүче мәгариф ветеранының “Солдат һәйкәле”, “Хуш ветеран”, “Ялгыз каен”, “Яудан кайтмаган шул…”, “Төзәлерме икән яралар?” шигырьләре сискәндерә дә, батыр якташларыбыз, фашизмны җиңү өчен көчен аямаган, рухи ныклыгын югалтмаган халкыбыз өчен горурландыра да.
(Дәвамын белән "Игенче" газетасы битләрендә таныша аласыз)
Читайте нас: