ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 июнь 2017, 10:48

Яшьлекнең гүзәл мизгеле

11 сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнеп уздырган йокысыз төннәре, ниһаять, артта калды. Сишәмбе көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә “Чыгарылыш кичәләре” гөрләде.

Чыгарылыш балы бәйрәме – балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә, сыйныф һәм мәктәп җитәкчеләренә дә бөтен гомергә истә калырлык зур вакыйга. Быел районда 171 укучы кулына өлгергән-лек аттестаты алды. Шуларның 37се медальгә лаек булды. Иң күп ме-

даль ияләре – Чакмагыш гимна-

зиясендә (16), беренче мәктәптә (12), Иске Калмаш (2), Иске Бә-шир (2), Имәнлекул (1), Тайняш (1), Рапат (1), Рәҗәп (1), Калмашбаш (1) мәктәпләрендә. Шул уңайдан район мәдәният йортында укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны, олимпиада, конкурслар, фестивальләр, спорт чаралары призерларын һәм шундый ул һәм кызлар тәрбияләп үстергән әти-әниләрне хөрмәтләү тантанасы булды. Бирегә җыелган укучыларны танырлык та түгел: кызлар берсеннән-берсе матуррак күлмәкләрдән, чәчләренә купшы прическалар ясатканнар, ә егетләр, һәрвакыттагыча, җитди костюм-чалбарлардан. Фотога төшеп кенә торасылары килә үзләренең: чибәрләр, йөзләрендә ягымлы елмаю, барысына да карап кына торырлык – яшьлекләренең гүзәл мизгелләре. Шатлыкларын уртаклашырга укытучылары, әти-әниләре, нәнәй-картәтиләре, туган-нары да килгән. Тантаналы чарада чыгарылыш сыйныф укучыларын муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләде.

–Сез – белем дәрәҗәгезне күрсәтеп, киләчәккә кыю караучылар. Югары уку йортларына кереп, аны да бик яхшы билгеләргә генә тәмам-

лаячагыгызга ышанам. Һөнәр үзләштереп, үз районыбызга әйләнеп кайтырсыз, дип өметләнәм, – диде Реканс Фәнил улы медаль һәм мниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырганда һәм шундый сәләтле, максатчан балалар тәрбияләгән өчен ата-аналарга, укытучыларга рәхмәт белдерде.

Районыбызда һәр баланың сәләте, мөмкинлеге ачылсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Район, республика җитәкчелеге мәга-риф тармагына зур игътибар бүлә. Мәктәпләр капиталь ремонт про-граммасына кертелде, яңа җиһаз-лар сатып алына, сәләтле яшьләрне үстерү программасы тормышка ашырыла.

–Һәр медальнең ике ягы бар: берсе – укучының тырышлыгы, икенчесе – укытучының сәләте. Киләчәктә дә белемнәрегезне баетыгыз, чөнки бу – уңышлы тормыш нигезе. Хөрмәтле укытучылар! Балаларның уңышлары— сезнең тырыш хезмәтегездә бәһа, алар сез биргән яхшылык һәм гаделлек дәресләрен оныт-маслар, – диде район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мән-зүрә Җәүдәт кызы Нәбиева һәм Чакмагыш гимназиясе укытучысы Рәфага Фаил кызы Тәкыевага, Үрнәк урта мәктәбе укытучысы Зилә Әхәт кызы Насыйбуллинага, Чакмагыш беренче мәктәбе укытучысы Ирина Мәүлит кызы Ваһаповага һәм Иске Калмаш урта мәктәбе укытучысы Финал Зәки улы Сәлимгәрәвка район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Әйе, моңлы да, шатлыклы да иде бу көн. Укучылардан бигрәк әти-әниләр дулкынланды: әле кайчан гына аларның нәниләре тәү тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән иде, инде кулларында – өлгергәнлек аттестаты һәм тырышып укуларының җимеше – медаль. Тантанада бик яхшы укыган, районыбыз данын республика, төбәкара, Русия күләмендә төрле олимпиа-даларда, бәйгеләрдә яклап җиңү яулаган Иске Калмаш урта мәктәбеннән Зимфира Зәйдуллина, Чакмагыш гимназиясеннән Эльвина Әхмәтгәрәева, беренче мәктәптән Гүзәл Кашаева һәм Үрнәк урта мәктәбеннән Ленар Сафиуллиннарның әти-әниләре дә сәхнәгә чакырылды һәм Мәнзүрә Җәүдәт кызы аларга да Рәхмәт хаты тапшырды.

Барлык чыгарылыш укучылары һәм ата-аналар исеменнән шундый бәйрәм һәм бүләк өчен район җитәкчелегенә гимназия укучысы Эльвина Әхмәтгәрәева һәм берен-

че мәктәпнең уку алдынгысы Лени-за Шакированың әнисе – үзе дә 1990 елда шушы ук мәктәпне медальгә тәмамлаган, бүген инде “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеменә лаек булган Светлана Фларис кызы Ша-кирова рәхмәтләрен җиткерде.

–Бүген сез өлгергәнлек аттестаты һәм медаль алдыгыз. Бу – сезнең тормышыгызда белемегез дәрәҗәсен исбатлаучы беренче документ, ә уңышларыгызның нәтиҗәсе – медаль. Киләчәктә дә мондый доку-ментларыгыз, бүләкләрегез күп булыр, тик укырга-язарга өйрәткән мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз. Әти-әниләрегезгә игелекле балалар, дусларыгызга тугрылыклы иптәш булыгыз. Бердәмлегегезне саклагыз, еллар узгач та бергә җыелырга онытмагыз, – дип үгет-нәсихәтләрен балаларга җиткерде Светлана Фларис кызы.

Җырчы сандугачлар – Яңа Балтач урта мәктәбе укучысы Нияз Әбдиев, Иске Калмаштан Зимфира Зәйдуллина, Юмаш урта мәктәбе укучысы Диана Егорова һәм Гөлназ Хөсәе-нова белән Лиана Мәһәдиева укытучыларга, әти-әниләргә булган рәхмәт хисләрен матур җырларга, Балалар сәнгать мәктәбеннән Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева җитәкчелегендәге “Дуслык” бию коллективы дәртле биюгә төреп бү-ләк иттеләр. Җыр-биюләр белән үрелеп барган тантананы район мәгариф бүлеге методисты Верони-ка Викторовна Дәүләтова һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Радик Габделфәрит улы Әмирханов алып барды. Сценарийның авторы — Балалар иҗат үзәге методисты Светлана Фларит кызы Тимербулатова.

Күзләрдә – шатлык һәм сагыш яшьләре… Дулкынландыргыч вальс… Яраткан укытучылары, мәктәп, сый-ныфташлары белән хушлашу егетләр һәм кызлар алдында яңа офыклар, мөстәкыйль тормышка юл ача. Аларның бу юлдан ышанычлы һәм яхшы кәеф белән баруларын телик.
Читайте нас: