ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 июнь 2017, 11:00

Яуган яңгыр берни түгел, күңелдә бәйрәм булса

Үсешкә омтылучы һәр дәүләт, һәр халыкның тарихында барлык заманнарда да яшьләр һәрвакыт илне алга этәрүче, аның киләчәген билгеләүче төп көчләрнең берсе булган. Шуңа да җәмгыятебездә Яшьләр көне билгеләнелүе һич гаҗәп түгел.

Бу көн аерым бәйрәм буларак Советлар Союзында 1958 елда ук билгеләнелә башлый. Соңгы дистә елларда Русиядә, Башкортстанда, шул исәптән безнең районда да яшьлекнең үзе кебек ямьле җәй көнендә бу күркәм чараны зурлап үткәрү матур традициягә әверелеп бара. Хәзер инде ул яшьләрне генә түгел, ә бәлки барлык буын вәкилләрен берләштерүче бәйрәм булып тора. Быелгы бәйрәмнең күркәм яңалыклар белән баетылган программасы анда катнашырга дип килгән барлык чакмагышлыларның күңеленә аеруча хуш килгәндер, мөгаен. Кичәне алып баручы Аль-

бина Мөхәммәдиева белән Ил-нур Латыйпов аны барысына да охшарлык, җанлы итеп алып барды, тамашачылар белән тыгыз бәйләнеш урнаштыра алды. Бәйрәм танта-

насы ачылуын белдереп, алар баш-каруындагы күңелләрне җилкендергән җыр яңгыраганнан соң сәх-нәгә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чакырылды. Чарага җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, ул: “Районыбыз яшьләре һәрчак активлыгы белән аерылып тора, сезнең арагызда төрле конкурс-бәйгеләрдә, фәнни-тикшеренү эшләре конференцияләре һәм форум-нарында җиңүләр яулаган сәләтле яшьләр күп. Уку йортларында белем алугызны тәмамлап, сез ту-ган районга кайтырсыз, дип зур өметләр баглыйбыз һәм сездән яңа идеяләр белән проектлар, социаль һәм сәяси активлык көтәбез. Районда волонтерлар хәрәкәте үсеш ала. Волонтерлар – күп төрле акцияләрне һәм файдалы эшләрне оештыручылар, шуңа да бу хәрәкәтне артабан да үстереп, аңа авыл биләмәләрендә яшәүче яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк.

Җәмгыятьтә хәрби хезмәтнең ав-торитетын һәм абруен үстерүгә районда оештырылган “Юнармия” хәрәкәте булышлык итә, ә “Яшь гвардия” җәмәгать берләшмәсе әгъзалары үз мөмкинлекләрен аралашу, төрле чаралар үткәрү аша ача. Спортның күмәк төрләренә укучыларны гына түгел, эшче яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк, йорт-ихаталар спортын яңадан тергезү дә мөһим.

Районыбызның эшлекле сыйфатларга ия булган, энергияле яшьләре урта һәм кече бизнес өлкәсендә уңышлы эшли. Без сездән яңа инвестицион проектлар көтәбез. Рай-оныбызда менә күпме берләшмәләр һәм юнәлешләр эшчәнлек алып бара: сез үз көчегезне, оештыру сәләтен һәм яңалыкларны аларга юнәлтә аласыз. Без сезне район тормышында актив катнашырсыз, дип ышанабыз”, – диде.

Артабан республика яшьләре лидеры – Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министры А.Иванютаның котлау хаты укып ишеттерелде.

26 июнь дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак та билгеле. Безнең районда да бу эшчәнлек актив алып барыла. Район мәктәпләрендә һәм төрле югары уку йортларында һөнәр үзләштерүче яшь якташларыбыз ел саен наркомания һәм наркоҗинаятьләрне кисәтү өлкәсендәге Гомумрусия фәнни эшләр олимпиадасында күпләп кат-наша һәм җиңүләр яулауга ирешә. Бәйрәм кичәсендә дә олимпиада җиңүчеләре – Уфа дәүләт авиация-техник университетының 4 курс студенткасы Лариса Шакирова белән Чакмагыш беренче урта мәктә-бенең 11 сыйныф укучысы Лениза Шакировага Дипломнар, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең социаль педагогы Динара Рамазанова, гим-назиянең педагог-психологы Регина Шәфыйкова, Яңа Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ильвина Латыйпова, Иске Калмаш урта мәктәбенең социаль педагогы Фируза Хаҗиевага сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: