ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
1 июль 2017, 19:40

Яктылыкка, яхшылыкка омтылыгыз!

Районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тантаналы кичәләр оештырылды.

27 июнь гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә иң истәлекле һәм матур көн булып истә калыр. Тынгысыз, борчулы көннәрне артта калдырды, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды алар. Инде менә район мәдәният йортында үткән чыгарылыш кичәсенә бәйрәм итәргә җыелдылар. Күңелле көйләр белән тантана башланды. Сәхнә түренә берсеннән-берсе гүзәлрәк яшьләр күтәрелде, аларны тәбрик итәргә гимназия директоры Ратмир Камилжанов чакырылды.

–Шау-шулы, гүзәл балачак еллары артта калды, имтиханнарны уңышлы тоттыгыз. Әмма тагын да җаваплырак чор – үз язмышыгызны үзегез хәл итәр чак җитте. Тормышта җиңел генә юллар юк: сынаулары-киртәләре дә очрап торыр. Нинди генә чакта да кешелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын югалтмагыз, намуслы һәм кыю булыгыз, күңелегезгә яткан һөнәрләрне сайлап, илгә игелекле хезмәт итегез. Без сезнең артабангы язмышыгыз белән кызыксынып торырбыз. Туган мәктәбегезне онытмагыз, – диде Ратмир Фаот улы һәм иң тәүдә мәктәпне бик яхшы белгеләргә генә тәмамлаучыларга яңа үрнәктәге аттестатларны тапшырды.

Иң куанычлысы шунда: унбер еллык тырыш хезмәтенең нәтиҗәсен күрде, җимешен татыды кичәге укучылар. Балалары – йөрәк парәләренең үзаллы олы тормышка әзерлеген раслаучы, алтын-көмешләрдән дә кыйммәтле бу документ – ата-аналар өчен дә түземсезлек белән көтеп алынган, куаныч китергән кадерле әйбер. Тәбрикләп чыгыш ясаучылар хисләрен изге теләкләр итеп үрде, әлбәттә, үгет-нәсихәтләрен дә бирде.

–Сез зур тормышка путевка алдыгыз. Инде хәзер алга максат куеп, гомер юлларыннан матур итеп атлап киттегез. Гел генә яктылыкка-яхшылыкка омтылыгыз, – диде директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Вил кызы Саматова.

Яшьләрне шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары исеменнән Л.Ш.Гыйззәтуллина, 11 а сыйныф укытучысы С.И.Баембитова, ата-аналар исеменнән М.Р.Вилданова котлады, күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерде, бәхетле язмыш, сәламәтлек теләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары җавап сүзе итеп әдәби-нәфис, җыр-моңлы чыгыш әзерләгән иде. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Роксана Гайнетдинова укытучыларына, әти-әниләренә булган хөрмәтен-рәхмәтен, сыйныфташлары белән бергә үткәр-гән гүзәл балачак елларын, хыялында йөрткән максатларын шигъри юллар итеп тезгән.

Тантана җыр-моң белән үрелеп барды. Мәктәп гимны яңгырады, барысы да мәдәният йорты ихатасына чыкты. Чара чыгарылыш укучыларының матур теләкләр теләп киң җиһанга шарлар очыруы белән тәмамланды.
Читайте нас: