ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
4 июль 2017, 10:43

Йолдызлар кабынганда

Район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре шаулап-гөрләп узып та китте. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырыштылар.

Без дә район мәдәният йортында беренче мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә катнаштык һәм үзебезне чын мәгънәсендә зур балда булган кебек хис итеп кайттык.

Бу кадәр купшылыкны, гүзәллекне район мәдәният йортының залы елга бер генә тапкыр күрә – ул да булса чыгарылыш балы кө-нендә. Егетләрнең көязлегеннән, кызларның нәфислегеннән күзләр камаша. Күңелләр үзе шатлык, үзе моңсулык тулы бәйрәм бу. Ниһаять, имтиханнар тапшырылган, кулларга аттестат аласы бар, әмма алда сынауларның әле иң җитдиләре көтә. Йөзләреннән бәхетле елмаю китмәгән балаларның шатлыгын уртаклашырга зәвыклы чәчәк бәйләмнәре тотып, тантана залына әти-әниләр, нәнәй-картәтәйләр, туганнар җыелды. Зур дулкынлану белән үрелгән шатлык хисе…

–Моннан бер ай элек кенә булган соңгы кыңгырауда чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда зур уңышларга ирешүләрен теләгән идек. Бүген бездә чын тан-тана. Алар үзләренең белемгә омтылышлары, тырышлыклары белән аерылып тордылар һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыр-ганда моны расладылар да. Мин чын күңелдән чыгарылыш укучыларын котлыйм һәм киләчәктә уңышлар телим. Бүген бирегә сезне нык хөрмәт иткән, сезнең өчен борчылган якыннарыгыз җыелды. Бала-ларын кеше итү өчен зур көч салган әти-әниләргә, укучыларга ныклы белем биргәннәре, гаиләгә тәрбия бирүдә ярдәм иткәннәре өчен укытучыларга зур рәхмәтемне белде-рәм, – диде котлау чыгышында мәктәп директоры, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Радик Габделфәрит улы Әмирханов.

Мәктәп, мәктәп… Һәр кеше өчен дә кадерле, һәр кеше өчен дә изге булган сүзләрдер бу. Чөнки бу тормышта һәркем мәктәп дигән олы тормыщ баскычын уза. Мәктәп дигән сарайда алынган белем һәм тәрбия синең гомерлек юлдашың, маягың, нигез ташың булып тора. Мәктәп парталары артында хыялланган иң зур теләкләре – мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу вакыты килеп җиткәнен кичәге укучылар, ә бүген инде булачак студентлар үзләре дә сизми калгандыр, мөгаен...

Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Риф кызы Гыйләҗева боерыкны укып ишеттерде һәм 9 сыйныфны тә-мамлаучы егет һәм кызлар төп гомум белем алу турындагы аттестатлар алдылар. Алар арасында 12 укучыга Радик Габделфәрит улы “бишле”ләр белән генә тулы аттестатларны горурланып тапшырды. Тантана җыр-моңга үрелеп, хисләр дулкынында дәвам итте. Шаулап-гөрләп үткән мәктәп елларын искә төшергән фотоларны экран аша карап, әти-әниләренең йөзләрендә елмаю балкый. Алып баручылар — 10а сыйныф укучылары Айсылу Мәһәдиева һәм Динар Әхмәдиев сәхнә түренә Алия Фаил кызы Сәетова, Ирина Мәүлит кызы Ваһа-пова һәм Лида Гыйбадулла кызы Гобәева җитәкчелегендә 11 сый-

ныфны тәмамлаучы егет һәм кызларны чакырды.

(Мәкаләнең дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: