ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
8 июль 2017, 10:36

Сәламәтлекләрен ныгыттылар, сәяхәтләрдә йөрделәр

Җәйге каникул көннәрен укучылар түземсезлек белән көтеп ала.

Әмма барлык әти-әниләр дә балаларына дөрес итеп ял оештыра алмый: эш, дөнья мәшәкатьләре белән вакыты да калмый, кай-лардадыр йөртүгә дә мөмкинлеге булмаска мөмкин. Районда бала-лар һәм үсмерләрне көндезге лагерьларга йөртү үзәге нәкъ менә шушы мәсьәләнең уңай хәл ителүенә юл ача.

Гимназия җитәкчелеге дә укучылар өчен көндезге лагерь оештырды. Анда безнең балалар 26 июньнән 5 июльгә кадәр ял итте, сәламәтлеген ныгытты. Моннан тыш, “Яшел патруль”, “Оста куллар”, “Фантазерлар”, “Күңелле инглиз теле”, “Музыкаль калейдоскоп”, “Психолог һәм мин”, “Өйрән!”, “Күңелле стартлар” түгәрәкләренә йөреп, сәләтен үстерде.

Төрле экскурсияләргә йөрделәр: Уфа шәһәрендә планетарийда күк җисемнәре турында кызыклы программа карадылар, Нефтекама шәһәрендә сабын күбеге шоуында күңел ачтылар. Район үзәгендәге күркәм урыннарда да булдылар: крайны өйрәнү музеенда, “Космик” кинотеатрында тамаша кылдылар.

Без, 1в сыйныф укучыларының әти-әниләре, гимназия админис-трациясенә, аеруча сыйныф җи-тәкчесе Зәбидә Ягъфәр кызы Сираевага зур рәхмәтебезне белдерәбез, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә арытаба да уңышлар, сәламәтлек телибез.
Читайте нас: