ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
11 июль 2017, 10:38

Ераклардан сагынып кайттык без

Җәй айлары үзенең яшеллеге, сандугачлар моңы, кошлар сайравы, аллы-гөлле чәчәкләре белән күңелне иркәләвен дәвам итә. Елның шушы иң күркәм мизгелләренең берсе – очрашу һәм күрешүләр вакыты, дип әйтсәк тә хата булмас. 1 июль Аблай авылы халкы өчен аеруча истәлекле көннәрнең берсе булып хәтерләрендә озак сакланыр. Чөнки биредә һәръелдагыча “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп узды.

Күркәм чара үтәчәк мәйданга иртән-иртүк яше-карты, туган төбәген сагынып, очрашуга кайтучылар җыелды. Тәмле аш-су, учактан чыккан төтен исләре еракларга таралды. Күңелле шау-гөр, тирә-якка агылган дәртле көйләр һәркемнең йөрәген җилкендерде. Аблай авылының табигате искиткеч матур: тирә-якта яшел хәтфә болыннар җәйрәп ята, таш астыннан чишмәләре бәреп чыга. Бары бер уңайсызлык – авылга кадәр асфальт юл кермәгән: яңгыр ява калса, моннан чыгу юк. Ә бу көнне ай буе яуган яңгыр да туктап, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр кояш үзенең җылы нурларын сипте. Милли бәй-рәмебез Сабантуйны хәтерләткән шушы тантанага биредә яшәүчеләр генә түгел, ә бу төбәктә туып үсеп, бүгенге көндә чит якларда яшәүчеләр дә кайткан иде. Чарага әзерлек алдан ук алып барылды, авыл халкы кунакларны якты йөз һәм матур тирәк-як белән каршы алырга тырышты. Бүген көндә яңа йорт нигезләре, урам уртасында балкып утырган мәчете, ачык йөзле халкы белән матур яшәп яткан авылның иҗтимагый тормышын күңелле, мәгънәле итү өчен нинди генә чаралар уйлап тапмый да, нинди генә истәлекле очрашулар оештырмый бире-

дә эшләүче авыл биләмәсе, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре. “Саумысыз, авылдашлар” җыены да һәр урамның уңганнары, кайт-кан кунакларның күчтәнәчләре белән тулы сый табыннары янында башланды. Бу як кешеләре ачык йөзле, эчкерсез һәм бик ярдәмчел икән, бүләк-күчтәнәчләрне дә мулдан алып килгәннәр. Бәйрәмгә авыл хәзрәте Фәһим Гыйният улы Коръән сүрәсен укып, фати-хасын биреде. Өлкән яшьтәге сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп, нәфис сүз остасы Илнара Сәетгәрәева Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укып ишеттерде. Әлеге әсәр безне шушы тыныч күк астында яшәргә мөмкинлек биргән яуда катнашучыларны истә тотарга һәм үзебезнең Ватаныбызны яратып, аның турында кайгыртып яшәргә чакырды. Алып баручылар бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән кунаклар белән таныштырып үтте.

Алар – Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Р.Ф.Мөхияров, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе вәкиле Г.С.Тимофеев, район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары И.Ф.Ихсанов, Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле И.Е.Шулихина, Туймазы районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Д.М.Арсланова, Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры, “Игенче”, “Сарманай” гәзитләре редакторы, район башкортларыбашкарма комитеты рәисе, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Ф.Ф.Әмирханов, “Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.Н.Хәбиров һәм “Артур” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.Н.Габдуллин сәхнә түренә чакырылдылар. Кунаклар барысы да буш кул белән түгел, бүләкләр белән кил-гәннәр: һәрберсе чыгыш ясап, изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: