ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
18 июль 2017, 10:54

Хезмәте зур бәһага лаек

Геройлылар кышлату чорына 10107 тонна сыйфатлы сусыл азык тупладылар. Мал азыгы әзерләү кампаниясе хуҗалыкта оешканлык белән бара, механизаторларга кытлык юк, хезмәт хакы вакытында түләнгәч, дәртләнеп эшлиләр.

Яңа “Ягуар” комбайнын быел тәҗрибәле механизатор Әсләм Әһәдуллинга ышанып тапшыр-ганнар. Без аны тиз генә кызу эш вакытында фотога төшереп алдык.

–Яңа техника белән эшләве дә күңелле, бөтен уңайлыклары бар, – ди Әсләм абый.

“Ягуар”ның артыннан күз иярми хәтта — бригадир Нәзир Әхмәтҗанов белән сөйләшеп торган ара-

да басуны әллә ничә тапкыр урап өлгерде.

–Начар эшләгән кеше юк биредә, һәр механизаторның хезмәте зур бәһага лаек, —ди Нәзир Әхләм улы.
Читайте нас: