ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 июль 2017, 10:42

“Яшел патруль” хәрәкәттә

Кешелек җәмгыяте табигать мохитенә төрле яклап йогынты ясаган заманда үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү аеруча әһәмияткә ия була бара. Экологик мәдәният нигезләре башлангыч сыйныфларда ук салына. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – озын һәм күп вакыт таләп итә торган процесс.

Русия Президенты В.Путин 5 гыйнварда 2017 елның Русиядә Экология елы буларак игълан ителүе туындагы Указга кул куйды. Аның төп максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын экологик өлкә-

гә кагылышлы проблемалы сорауларга җәлеп итү, илнең экологик хәвефсезлеген яхшырту. Безнең гимназиядә дә район күләмендә үз алдына шундый ук максатлар куйган “Яшел патруль” отряды инде берничә ел эшләп килә. Аның эшчәнлегендә укучылар июнь аеннан августка кадәр катнаша.

Кешенең табигатькә сакчыл карашы әкренләп тирә-як мохит һәм, әлбәттә, укыту-тәрбия йогынтысында формалашала. Күзәтүләрдән күре-нүенчә, кече яшьтәге балалар табигать кочагына чыккач үзләрен тәр-типле тота белми. Алар агачларны сындыра, чәчкәләрне өзә, кош балаларын өйгә алып кайта. Аларны табигатьне аңларга, аның матурлыгын тоярга, байлыгын сакларга өйрәтүне балачактан ук, тирә-як мохит белән кызыксынулары көчле вакытта башлау мөһим. Гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары катнашлыгында экологик дәресләр һәм бәйрәмнәр әзерләгәндә “Яшел патруль” отряды әгъзалары нәкъ менә шушы максатны тормышка ашырырга тырышалар да инде. Гәзит укучы: “Алар нәрсә эшли соң?” – дип сорар. Ә без: “Алар файдалы эш башкаралар!” – дип җавап бирәбез.

Мәсәлән, июнь-июль айларында 5нче сыйныф укучыларын берләш-тергән экологик патруль укучылар гына түгел, тирә-як йортларда яшәү-челәр дә йөргән автостанциядәге тукталышларны, гимназия террито-риясен, чишмә буйларын җыештырды, табигатьне саклау, кулланылган батарейкаларны җыю турындагы листовкалар таратты. Әлбәттә, алар бөтен чүп-чарны да җыештырып бетерә алмаса да, үз мисалларында өлкәннәргә тирә-як мохиткә сакчыл караш үрнәген ачык күрсәтәләр. Чөнки беркем өчен дә сер түгел: экологик проблемалар барлыкка килүнең сәбәпләре – рухи-әхлаки кризис һәм түбән экологик мәдәният. Шуңа да: “Чакмагышлылар! Әйдәгез, соңыннан үзебез дә оялырлык яманат, ямьсез эзләр калдырмыйк! Бездән соң тик изге эшләр генә калсын”, – дип мөрәҗәгать итәсе килә.

Без чүп-чарны җыештыру, район халкының экологик мәдәниятен арттыру эшләрендә катнашкан укучыларыбызга рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Тик изге йөрәкле кешеләр генә тирә-

яктагыларга шатлык бүләк итә ала. Шуңа да сез яхшы һәм якты күңелле кешеләр булып үсәрсез, дип ышанабыз.
Читайте нас: