ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
3 август 2017, 11:08

Барысы да – райондашлар уңайлыгы өчен

Тормыш-көнкүрешебездә соңгы елларда нинди дә булса документлар тутыру, аларны махсус рәсмиләштерү өчен тиешле органнарга тапшыру, нәрсәгә дә булса хокукны теркәү, дәүләт хезмәтләреннән файдалану кебек һәм башка шундый рәсми документлар белән бәйле мәшәкатьләр һәм хезмәтләр артканнан-арта бара.

Махсус юридик белемгә ия булмаган гражданнарга, өлкән яшьтәге кешеләргә аларны аңлап бетерү дә авыр, ә инде барлык инстанцияләрдән үтеп, күп вакыт һәм нервыларны сарыф итмичә, уңышлы башкарып чыгу бик җиңел мәшәкатьләрдән түгел. Моны аңлап, дәүләт үз гражданнарына ярдәм итү ысулларын да тәкъдим итте. Моннан нәкъ 3 ел элек дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләрнең барлыкка килүе дә нәкъ шуның белән бәйле. Хәзер алар “Мои документы” дип исемләнә.

Хәзер инде җәмгыятебездә бу учреждение турында ишетмәгән-белмәгән бер генә кеше дә юктыр. Безнең районда ул нәкъ өч ел элек – 2014 елның 5нче августында үз ишекләрен ачты. Шул көннән башлап яңа гына кулларына паспорт алган үсмерләрдән алып өлкән яшьтәге абый-апаларга кадәр бу оешманың хезмәтләреннән файдаланып, аның ни дәрәҗәдә уңайлы булуына ина-

нып өлгергәндер, мөгаен. Шушы истәлекле дата уңаеннан безнең хәбәрчебез үзәкнең Чакмагыштагы бүлекчәсе җитәкчесе И.И.НИЗАМОВКА берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

–Илдар Илүс улы, Сезне һәм Сез җитәкчелек иткән коллективны истәлекле көнегез белән котлыйбыз. Моңа кадәр уңышлы алып барган эшчәнлегегез артабан да шулай ук уңышлы дәвам итсен, дип телибез. Һәм иң тәүдә җәмгыять өчен әле күптән түгел генә бөтенләй яңа булган учреждениенең нинди максат белән төзелүен ачыклап үтик әле.

–Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк республика дәүләт автономияле учреждениесе – коммерциягә корылмаган оешма. Ул Башкортстанда алда әйтеп үтелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне үзәкләштереп башкару максаты белән төзелде. Үзәк “Бер тәрәзә” принципына нигезләнеп эшли. “Бер тәрәзә” принцибы дигәндә, без башкарма властьның төрле органнарында күрсәтелергә тиешле хезмәтләрнең бер үк вакытта һәм бер үк урында башкарылуын күз уңында тотабыз. Димәк, төрле учреждениеләргә йөреп, төрле чиратларда торып башкарыласы эшләр бер генә оешмага килеп, бер генә урында тулысынча эшләнә, дигән сүз бу. Монда шулай ук коррупциягә каршы юнәлтелгән өстенлек тә бар – гражданин белән чиновник күзгә-күзгә очрашып аралашудан азат була. Беркемгә дә сер түгел, элегрәк хәтта бер кулимза салган яки печать куйган өчен ришвәт бирү-алу очраклары да гадәти хәлгә әйләнеп бара иде бит. Күп функцияле үзәкләрдә барлык хезмәтләр дә түләүсез башкарыла, монда бары тик Русия законнары нигезендә дәүләт пошлинасы түләнгән очраклар гына искәрмә була ала.

Ә гомумән алганда, мондый үзәкләр төзелә башлау Башкортстанда 2011 ел белән билгеләнә. 2012 елда аларның беренчесе Уфада халыкка хезмәт күрсәтә башлаган тәүге атналарда башкортстанлылар бу үзәкләр аша документларны рәсмиләштерүнең уңайлылыгын аңлап өлгерә алмаган иде. Бу оешма хезмәтләреннән файдаланучылар саны әкренләп арта барды. Мондый үзәкләр хәзер республиканың барлык шәһәр-районнарында да эшли. Аларның эшчәнлеге иң беренче чиратта гражданнар уңайлыгы өчен юнәлтелгән – алар административ барьер-киртәләрне үтмичә, тиз, сыйфатлы һәм бер урында гына дәүләт хезмәтләреннән файдалана ала. Эшчәнлекләре дә кешеләргә максималь уңайлылык тудыру һәм алардан һәр кеше дә файдалана алу нигезендә башкарыла. Русиядә яшәүче һәр кеше Үзәк офисларына килеп, моның чынлап та шулай булына ышана һәм бәяли ала. 2016 елда республиканың Күп функцияле үзәкләрендә 4135479 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелгән.

–Аныклап әйткәндә, күп функцияле үзәкләрдә нинди документлар белән эш итәләр, нинди дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтәләр соң?

–Кеше тормышындагы һәр мөһим вакыйганың үз документы була. Беренче тапкыр паспорт алу, туй үткәрү, бала туу, шәхси эшеңне ачу яки яңа өй төзү-сатып алу булсынмы ул –

әлеге хәлләрдә кешеләргә кирәкле документларны бер нинди проблемаларсыз алу һәм мөмкин кадәр тизрәк, озын чиратларда тормый һәм оешмадан-оешмага йөреп вакыт сарыф итми, көндәлек тормыш мәшәкатьләренә әйләнеп кайту мөһим. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче үзәкләр һәм офислар кешенең тоташ тормышы дәвамында ышанычлы юлдашлары булып, документларны алу процесын мөмкин кадәр гади һәм уңайлы итәргә тырыша.

–Димәк, документларны җайлы итеп һәм күп вакыт әрәм итми тутыру өчен…

–Нибары безнең үзәккә килеп, электрон терминал ярдәмендә кирәкле хезмәтне башкару өчен талон алырга һәм учреждение белгече чакырып алганны көтәргә генә кирәк. Безнең хезмәткәрләр 200дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт төреннән файдаланырга ярдәм итә ала.

–Чакмагышта эшләүче үзебезнең күп функцияле үзәк турында тулырак, аныклабрак сөйләп китсәгез иде.

—2014 елның 5 августында эш башлаган безнең күп функцияле үзәктә әлеге көндә 213 дәүләт һәм муниципаль хезмәт төре күрсәтелә(ачылган гына чакта 132 иде). Аларның күпчелек өлешен республика хезмәтләре (97) тәшкил итә. Шулай ук 71 төрле федераль, 26 муниципаль һәм башка төр 19 хезмәт күрсәтү оештырылган. Шушы өч ел дәвамында безнең белгечләр райондашларыбызга төрле өлкәләр буенча 78 мең данә хезмәт күрсәткән. Алар башлыча Росреестр һәм кадастр, пенсия фонды һәм салым инспекциясе, социаль иминият фонды, ЗАГС, социаль ярдәм, миграция хезмәте, Эчке эшләр министрылыгы тармакларына кагылышлы. Җыеп әйткәндә, көндәлек тормышта очрап торган эш-мәшәкатьләр болар. Әлеге вакытта безнең райондагы үзәк Башкортстанның 74 шундый учреждениесе арасында хезмәтләндерү сыйфаты, башкарылган хезмәтләр саны һәм җитәкчелек итүче органнар җиткергән планны үтәү күрсәткечләре буенча иң алдынгыларның берсе.

Безнең күп функцияле үзәк Чакмагышның төп урамы булган Ленин урамы, 68 йорт адресы буенча урнашкан. Бүлекчәгә мөрәҗәгать итүчеләрне 5 тәрәзәдән хезмәтләндерәләр. Штатта 12 хезмәткәр, аларның барысы да югары белемгә ия. Залда халык белән 9 белгечебез турыдан-туры эшли. Хезмәткәрләребезнең уртача яше – 28 яшь.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: