ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
3 август 2017, 11:18

Хуҗалыкның әйдәүче тракторчысы

Авыл хуҗалыгы тармагы үзенең бар гомере, тырыш хезмәте белән җиргә, авылга береккән уңган механизаторлар һәм терлекчеләрнең намуслы хезмәтенә бәйле.

Җәйге чор – кызу эш вакытында механизаторлардан аерым тырышлык таләп ителә. Чөнки уңыш һәм малларның ничек кышлавы аларның эш күрсәткечләренә бәйле. Ленин исемендәге хуҗалык игенчеләре дә намуслы хезмәтләре белән аерылып торалар. Нәгыйм Нәфыйков әлеге хуҗалыкның иң яхшы механизаторларының берсе. Бүген ул “К-744” тракторында терлекчелек биналарыннан тирес чыгару белән мәшгуль. Ә без аны сенаж базында яшел масса таптату вакытында фотога төшереп алдык. Биредә ул иртәдән кичкә кадәр тырышып хезмәт куйды. Икенче сменада аны тәҗрибәле механизатор Тимерҗан Ваһапов алыштырды. Бу катлаулы эшне бары тик уңган тракторчыларга гына ышанып тапшырдылар.

–Нәгыйм абый үз эшен яхшы белә, – ди хуҗалыкның баш агрономы Рөстәм Сәлимов. –Эш бер генә минутка да туктап тормады. Механизаторлар технология таләп иткәнчә вакланган үләнне тиешле кондициягә кадәр тигезләп һәм тыгызлап бардылар. Нәгыйм абый барысына да өлгерә.

Уңган механизатор һәм аның хезмәттәшләре азык әзерләү эшләрен төгәлләгәннән соң тагын бер җаваплы эш – игеннәрне урып-җыюга керешәчәкләр. Һәм ул тагын да көзге культуралар чәчүдә һәм җирләрне туңга сөрүдә эшлиячәк. Менә шулай тәҗрибәле механизаторның көзен дә мөһим эше җитәрлек. Кышын ул юлларны кардан чистарта, башка эшләрне башкара. Язын — кабат чәчү эшләре. Шушы режимда ул инде 35 ел намуслы хезмәт куя.

– Һөнәр сайлауда проблема булмады, – ди Нәгыйм Нәфыйков. –Мин колхозчылар гаиләсендә үстем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң үзебезнең һөнәрчелек лицеена укырга кердем, тракторчы-машинистка права алдым да туган хуҗалыгыбызга эшкә урнаштым. Беренче елларда

“МТЗ-80” тракторында эшләдем, аннан соң 20 елдан артык чөгендерү үстерүдә үз өлешемне керттем. Мин техниканы, үземнең һөнәремне яратам, эшемне алыштыру турында уйлаганым да булмады, – ди Нәгыйм Фоат улы.

Нәфыйковлар гаиләсен Ленин исемендәге хуҗалыкның ныклы терәге, дияргә була. Тормыш иптәше Резеда

озак еллар терлекчелек тармагын-да тәҗрибәле белгеч буларак ихтирам яулады. Хезмәте нәтиҗәсе буенча ул һәрвакыт алдынгылар сафында. Ике бөртек балаларын да үзләре үрнәгендә эшсөяр һәм тәртипле итеп тәрбияләп үстерде бу күркәм гаилә. Кызлары Лилия медицина

университетын уңышлы тәмамлап, Уфа шәһәренең 21нче дәваханәсендә табиб булып хезмәт юлын башлый, уллары Илһам Туймазы шәһәрендә төзелештә эшли. Гаиләсе белән дә бәхетле механизатор Нәгыйм Нәфыйков хезмәт тәҗрибәсен яңа гына хезмәт юлын башлаган егетләр белән дә бик теләп бүлешә.
Читайте нас: