ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
7 август 2017, 11:03

Район үзәге юллары яңартыла

Сикәлтәле начар юлларда берәүнең дә машина җимертеп йөрисе килми. Юллар челтәрен юкка гына яшәү, тормыш артериясе дип әйтмиләр. Районыбызда агымдагы елда юллар төзү һәм төзекләндерүгә игътибар нык артты. Быелгы сезонда берничә авылга бара торган юллар төзекләндерелде һәм район үзәгендәге урамнарга асфальт түшәлде.

Һава шартлары матур торганда юлчыларның да урак өсте. Һәрбер җирдә кызу эш кайный. Узган атнада “Башкиравтодор” җәмгыятенең Чакмагыш филиалы хезмәткәрләре Тынычлык урамындагы юлны ремонтлап, анда асфальт юл өслеге булдырды. Бүгенге көндә юлчылар шул урамда Нариман юнәлешенә табан юлда асфальт түшәү белән мәшгуль. Район үзәге урамнарында төзекләндерү эшләре дәвам итә, юлларда асфальт яңара. Бар нәрсә кешеләргә яхшы булсын өчен эшләнә. Сөенечле яңалык түгелмени? Шулай булгач, без дә тырышып хезмәт салган юл хезмәткәрләре яныннан тыныч кына үтеп китә алмадык: туктап, фотога төшердек. 8 кешелек бригадада баш күтәрми эшлиләр. Карап торсаң, аларның җитезлегенә күз иярми. Мастер Фларид Сәмигуллин, тәҗрибәле белгеч буларак, барлык таләпләргә туры китереп эшләү алымнарын куллана.

–Бригадабызда тәҗрибәлеләр дә, яшьләр дә бар. Һәрберсе үз эшен белеп башкара. Бер чакрым озынлыктагы юлны махсус билгеләр белән бүлеп куйдык. Башта юлларның чокырланып ватылган урыннарын чистарттык, себердек, әзерләп бетергәч кенә яңа асфальт тушибез. Эш көне иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр дәвам итә. Эшләребез көйле бара, тик менә билгеләр куелса да, машина хуҗалары, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, хезмәтебезгә комачаулык тудыралар, – диде мастер Фларид Дарис улы.

Юл төзү – иң авыр хезмәтләрнең берсе. Кызу эссе көннәрдә кайнар асфальт түшәү, һава торышы нинди булуга карамастан, көнозын ачык һавада булу өчен никадәр түземлелек, сәламәтлек кирәк. Үз һөнәрләрен ихластан башкарган асфальт салу машинисты Рвинат Кирәев, катокларны хезмәтләндерүчеләр Ринат Батыргәрәев, Ягъфәр Мансуров, эшчеләр Рөстәм Хәкимов, Айдар Шәйморатов, Марсель Әхмәтов, Илгизәр Баев, су белән тәэмин итүче водитель Вадим Шәйбәков һәм биредә эшләүче водительләр генә бу сынауларга җиңел күнегә аладыр. Юл төзүчеләр белән күрешеп сөйләшкәндә дә алар үзләре турында түгел, ә эшләре турында яратып сөйләделәр.

–Мин оешмада 23 ел эшлим, бу инде икенче заманча техникам. Бердәм коллектив, ярдәмләшеп эшлибез. Хезмәтемне яратып башкарам, – ди асфальт салу машинисты Рвинат Кирәев.
Читайте нас: