3 августта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов Уфаның Дим районындагы 161нче яңа мәктәп-лицей төзелешендә эш барышы белән танышты һәм журналистларның сорауларына җавап бирде. Гәзит укучыларыбыз игътибарына бу көнүзәк мәсьәләләр турында әнгәмәне җиткерәбез.
–Рөстәм Зәки улы, республиканың мәгариф тармагында өстенлекле бурычларның берсе булып укучыларны бер генә сменада
укыту тора. Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча, беренче сменада укучыларның саны артты һәм 88% тәшкил итте. Монда федераль һәм төбәк җитәкчеләренең бердәм тырышлыгын билгеләми мөмкин түгел. Ике сменалы режимны бетерү планы быел ничек тормышка ашыралачак?
–Русия Федерациясе Хөкүмәте һәм Президент тарафыннан 2025 елга илдәге бөтен мәктәпләрне бер сменада белем бирү режимына күчерү бурычы куелды. Әлбәттә, бу сизелерлек күп ресурслар – яңа объектлар төзүне таләп итә. Безнең республикада, сез әйтеп үткәнчә, балаларның 88% беренче сменада укый. Әмма бу һәр шәһәрдә, һәр муниципалитетта шулай, дип әйтеп булмый. Иң күп катлаулы хәлләр шәһәрләрдә, тәү чиратта Уфада барлыкка килә.
Бу проблема аеруча Дим районында көнүзәк булып тора. Монда балаларның 60% – беренче, 40%тан артыгы икенче сменада укый. Әлбәттә, бу нормаль хәл түгел, һәм бу аңлашыла да: Дим районында мәктәп яшәндәге 7,5 мең бала яши, ә урыннар – нибары 4,5 мең генә. 3 мең урынга дефицит.
Быел 1 сентябрьдә бу районда яңа 161нчы мәктәп эшли башлаячак, анда 1225 бала белем алачак. Алар арасында беренче сыйныфлар гына да сигез класс-комплект булачак. Әлбәттә, бу Дим районында икенче сменада укучыларның санын киметүгә булышлык итәчәк. Без тагын да төзергә кирәк булачагын яхшы аңлыйбыз. Бу мәсьәләне тулысынча хәл итү өчен Дим районында, бәлки, тагын да ике мәктәп төзергә кирәк булачак. Әлеге бурычны 2025 елга кадәр хәл итәчәкбез. Вакыт бар, әмма тик без аны алай озакка сузмаячакбыз. Безгә бу мәсьәләне тизрәк хәл итәргә кирәк.
Икенче смена мәсьәләсе көнүзәк булган шәһәрләр исемлегендә Уфа беренче булса, Стәлетамак, Салават, Октябрьский, Нефтекама, Сибай да бар бит әле. Аларда да яңа мәктәпләр төзергә кирәк булса да, хәл берникадәр җиңелрәк.
Безнең бүгенге темплар белән федераль һәм республика казналарыннан бүленгән акчаны исәпкә алып, алдыбызга куелган бурычны тулы куәтендә үтәргә мөмкинлек булачагына ышанам. Бу яктан мин һич икеләнмим. Тик шунысын исәпкә алырга кирәк булачак: демографик хәл катлаулана. Әгәр биш елдан мәктәпләргә 60 мең беренче сыйныф укучысы килсә, җиде елдан алар 50 мең, димәк 10 меңгә кимрәк булачак. Сигез яки тугыз елдан алар 46 мең булачак. Шуңа да акчаны оптималь, бик уйлап тотынырга кирәк булачак.
–Рөстәм Зәки улы, мәгариф белән бәйле соңгы арада янә еш телгә алынына башлаган мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнүгә кагылышлы хәл әлеге вакытта нинди?
–Ике атна элек Русия Президенты Йошкар-Олада милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышын үткәрде. Владимир Владимирович: “Туган телләр — илебезнең байлыгы, аларны сакларга кирәк. Конституция дә, Русия Федерациясе законнары да туган телләрне бернинди каршылыкларсыз тулы куәтендә өйрәнергә хокук бирә”, – диде. Шул ук вакытта Президент республикада яшәүче төп халыкның теленә туган теле булмаган башка милләт вәкилләрен аларның теләкләренә каршы килеп, мәҗбүри укытырга ярамый, дип билгеләде.
Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, төбәктә туган телләрне өйрәнүгә бәйле хәлне тагын анализлаганнан соң, 8 һәм 9 сыйныфларның базис укыту планына башкорт телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылуга кагылышлы үзгәртүләр кертүне кирәк, дип тапты. Бу үзгәрешләр туган телләрне өйрәнүгә кагылышлы федераль дәүләт стандартлары өлешендә федераль законнар белән республика законнарын тәңгәлләштерү процессы бару сәбәпле дә кертеләчәк.
Бу хактагы боерыклар Мәгариф министрлыгында эшләнәчәк. Шунысын билгеләп үтәсем килә: бу башкорт, татар, чуваш һәм башка туган телләрне өйрәнүгә кагылышлы хәлне берничек тә үзгәртмәчәячәк. Бу өлештә сәгатьләр саны кыскару буенча куркырга кирәкми.
Без шуны аңларга тиешбез: Башкортстан Республикасында башкорт телен саклап калыр өчен барысын да эшләргә кирәк. Бу тел хәвеф зонасында – аны кулланучы кешеләр ул кадәр күп түгел – 1 млн. аз гына күбрәк.
Бу җәһәттән республика җитәкчелеге һәм Хөкүмәте башкорт теленә ярдәм итү өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга тиеш. Без бу эшне болай күзаллыйбыз: туган телен тирәнрәк өйрәнергә теләүчеләр өчен мәктәпләрдә өстәмә дәресләр булдыруга ярдәм итәргә кирәк. Бу дәресләрне факультатив вариантында үткәрергә кирәк. Белем бирүнең бу формасы киң кулланылачак, дип ышанам.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)