ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
12 август 2017, 11:19

Матур яшәүләргә ни җитә!

Биләмә башлыклары семинарлары, хакимият көннәре үткәрүләр районда күркәм традициягә әверелде һәм елдан-ел оешканрак төс ала бара. Имин һәм матур яшәү үзебезнең тырышлыктан, мәдәниятлелегебездән тора.

Хәстәрлекләр халык өчен күрелә, авылларның йөзе көннән-көн нурлана, күркәмләнә. Бу җәһәттән кайда ничек эшлиләр, семинарда катнашучылар шуны ачыклады, башка көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде. Семинар-киңәшмә эшчәнлегендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм муниципаль район Советы сәркатибе Алина Фәрхетдинова, республика Экология министрлыгының Чакмагыш районындагы дәүләт инспекторы Денис Мусин катнашты. Тәүге көнне Үрнәк, Калмашбаш, Рапат авыл биләмәләрендә булдылар.

Үрнәк булырдай эшләр бар

Тәүдә Аблай мәдәният йортындагы эшчәнлек белән таныштылар. Чараны Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Фоат улы Мөхъяров ачты, биләмәнең районда иң зурлардан саналуы, анда “Базы” хуҗалыгы һәм җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте эшчәнлек алып баруы, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән беррәттән авылларның социаль инфраструктурасын үстерүгә зур ярдәм күрсәтүе турында сөйләде. Төзекләндерү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен республика җитәкчелеге һәм район хакимияте тарафыннан игътибарның арта баруын ассызыклады. Авыл интеллигенциясе, җәмәгатьчелек оешмалары, мәдәният хезмәткәрләре белән бердәм эшләүләрен белдерде.

Аблай мәдәният йорты директоры Альмира Вәлиева эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Сүзен ул матди базаны ныгытуга, төрле чаралар оештыруда зур ярдәм күрсәткән кооператив рәисе Вадим Васильевич Соколовка рәхмәт җиткерүдән башлады. Сүз уңаеннан шуны әйтеп узыйк: Альмира Җәвәт кызы – районда абруйлы һәм җәмәгать тормышында кайнап яшәүче иң актив һәм уңышлы эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең берсе, оештыру эшләренә сәләтле, инициативалы белгеч. «Мәдәният хезмәткәренең уңышы – халыкны мәдәни учакларга җәелеп итүдә», – диде ул, башкарылганнарны бәян итте.

Заман мәдәният хезмәткәрләре алдында да бурычлар куя. Мәдәни чаралар үткәргәндә чыгымнар мәсьәләсен дә үзләре хәл итәргә тырышалар. Шуңа да төрле хезмәтләр күрсәтеп акча тупларга тиеш алар. Мәдәният йортына планнар да бирелә, ул 24 мең сум күләмендә. Биредә бу мәсьәлә уңай хәл ителә. Утызар мең сумнан артык тапшырганнары да булган. Башкортстан, Татарстан артистлары Аблайда еш чыгыш ясый. Ә менә читтән килсеннәр өчен тамаша залларының тулы булуы шарт. Директорның хәстәрлеге белән биредә моңа ирешәләр дә.

Түләүле хезмәтләр дигәннән, китапханәгә компьютер урнаштырылган. Без барган көнне дә анда шөгыльләнәләр иде. Китапханә мөдире Рәзифә Арсланова юнәлеш бирә, заман техникасы белән эшләргә дә үзе өйрәтә.

Соңгы елларда авыл урамнарын төзекләндерүгә игътибар арткан, күләмле эшләр башкарылган. Авыл зиратлары каралган, Аблай, Көсәкәй авылларында барлык уңайлыклары булган мал каберлекләре төзелгән. Киндеркүл авылы урамнары яктыртылган, һәркайсы йөзәр мең сум торган балалар мәйданчыгы корылган. Семинарда катнашучыларның игътибарын якташлар батырлыгын мәңгеләштергән һәйкәл һәм аның янына урнаштырылган ике пушка җәлеп итте (аны кайтаруга эшкуар Айдар Габдуллин зур өлеш керткән). Җиңү паркына берничә ел элек реконструкция ясалган.

Соңгы елларда районда су чыганакларын саклау, буаларны төзекләндерүгә, елга-күлләрне чиста тотуга игътибар арта. Чишмәләр тергезелә. Авыл очындагы “Нәҗмия чишмәсе”нең салкын суын тәмләп карадык (бу хактагы материал гәзитебезнең алдагы саннарында дөнья күрәчәк).

Матур тәэссоратлар белән семинарда катнашучылар Калмашбаш авыл Советы биләмәсенә юлланды. Авыллар арасындагы (турыга) юллардан үткәндә кыр ышыклау полосасына да игътибар иттеләр: тазартылган, корыган агачлар юк. Үзәккә Кырла очыннан керергә ниятләделәр. Авылга якын гына зур буа бар. Анда хозурланып ял итүчеләрне дә, балык кармаклаучыларны да күрдек, табигатькә сокландык.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: