ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
15 август 2017, 11:26

Һәр башкарылган эш — файдага, тормыш матур булсын кайда да

Урыннарга чыгып авылларны төзекләндерү, яшәгән җирне матур тоту буенча семинар-киңәшмәләр дәвам итә. Узган атнада ул Үрнәк, Калмашбаш, Рапат, Яңа Коты, Имәнлекул, Тозлыкуш авыл биләмәләрендә үтте.

Читләре чүп үләннәреннән тазар-тылган юлдан Яңа Коты якларына юл тоттык. Биләмә башлыгы вазыйфасын башкаручы Булат Айрат улы Ситдыйков семинарда катна-шучыларның игътибарын юлның уң ягындагы кыр ышыклау полосасына юнәлтте. Анда әтиле-уллы Фидрат һәм Илнур Камаловлар агач-куакларны кисәләр иде. Бу зур автомашиналар һәм башка техника авыл урамнарын урап узсыннар, асфальтны бозмасыннар өчен эшләнә. Моннан тыш, техника хәвефсезлеген тәэмин итү өчен дә кирәкле, экологик яктан да әһәмиятле.

Матур яшәргә омтыла авыл халкы, төзи-яңарта, көнкүреш шартларын яхшырта. Социаль объектларны күркәмләндерүгә әһәмият арта. Авыл халкының ялын оештыру даими игътибарда. Яңа Коты мәдәният йортында күләмле ремонт эшләре башкарылган: тышкы ягыннан ук балкып тора. Тарихи үткәннәрне хәтерләтеп, юлбашчы В.И.Ленин һәйкәле тора. Аны төзекләндерү дәвам итә: һәйкәл буялган-яңартылган, постаменты мәрмәргә алыштырыла. Халык батырларын онытмый. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә калыккан һәйкәл мәктәп итахасына урнаштырылган, караулы, тирә-ягы яшеллек, төрлесеннән чәчәкләр утыртылган.

Мәктәптә безне мәгариф подразделениесе җитәкчесе Раушания Маликова каршылады. Яңа уку елына әзерлекле булулары турында әйтте. Семинарда катнашучылар су чыганаклары белән кызыксынды. Тамьян чишмәсе кырында мәдәният йорты директоры Урал Шәяхмәтов кунакларны гармун моңнары белән каршылады.

“Чишмәне ачканга 4 ел вакыт үтте. Бүген ул ял урынына әверелде. Янында очрашулар, юбилейлар, бәйрәмнәр, яңарак туй үтте. Су юлына киленне шушы чишмәгә алып килделәр. Шашлык пешерергә урыны уңайлы, самавырлар белән чәй кайнатып эчәргә мөмкин. Халык тәмле суга шунда йөри. Авыл халкы өмәләр ясап, тирә-ягын чистартып тора. Бигрәк тә Кәримовлар гаиләсе карап тота”, – диде Яңа Коты китапханәсе мөдире Гөлнәзирә Баһаветдинова.

Авылда күркәм тормыш алып баручы гаиләләр байтак. Яшьләрнең төпләнеп калуы шатлыклы. Әмма авылда мәктәп тә, клуб та юк. Таш бина гына, шаулы тормышны юксынгандай, боегып тора кебек. Бинаның түбәсе берничә ел элек кенә яхшы итеп ябылган иде.Тамьянда су белән тәэминат проблемасы да кискен тора.

Имәнлекул авыл биләмәсендә игътибарны җәлеп итүче соңгы чорда эшләнгән иң күләмле эшләрнең берсе – Бөек Җиңүне якынайту өчен көрәштә башын сал-ган батыр якташларга куелган һәйкәлнең төзекләндерелүе. Бик уңышлы килеп чыккан. Батырларның исеме мәрмәр ташка уеп язылган, солдат һәйкәле тыныч тормышның кадерен белергә чакыра кебек. Бу мөһим эшкә Марат Исаев, Илмир Юнысов, Урал Исхаков, Салават Гыйлемханов финанс ярдәме күрсәткән. Әйткәндәй, бу якларда крәстиян-фермер хуҗалыклары күп. Алар олы эшләрдән читтә калмый.

Шулай ук буалар берничә. Авылга терәлеп кенә торган чишмәне төзекләндергәннәр, мәдәният хезмәткәрләре, авылның җәмәгатьчелеге семинарда катнашучыларны матур итеп чишмә суларыннан чәй кайнатып каршылады. Әмма халыкка суга йөрергә уңайлырак булсын өчен эшләргә кирәк әле. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә итте. Ә менә Югары Аташ авылындагы чишмәне үзләренә төзекләндерергә туры киләчәк, диелде. Андагы һәйкәлне дә яңарту таләп ителә. Халыкка яңа клубы да кирәк. Әлеге мәктәпнең спорт залын клуб итеп файдаланалар. Мәктәп яңа уку елына укучыларны кабул итәргә әзер, диделәр. Мәк-тәпкәчә яшьтәге балалар өчен мәйданчык җиһазландырылган. Шундый хәстәрлек өчен “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколовка зур рәхмәт белдерделәр. Имәнлекул, Югары Аташ авылларында мәчетләр бал-кып тора, анда халык йөри, дини йолалар үтә. Авылларның төзеклегенә, чисталыгына килгәндә, иң күркәме – Җәмәй авылы, дияргә нигез бар.

Кәефне кырганы – Имәнлекул авылындагы чүплек булгандыр, мөгаен. Ремонт-техник предприятиесенең таралуы бу төбәкне шыксызландырды. Авылның чүплеге дә анда яшәүчеләргә якын урнашкан. Ул зур гына, әйләндереп алынган да кебек. Тәртип белән салсалар, ул кадәр котсыз хәлгә килмәс иде, мөгаен. Ихатасына кереп тә тормыйлар, ахыры: чүп-чарны яланына гына аударып киткәннәр. Агач-куаклар һәм башкасы таулар булып өелгән. Эттереп кенә тәртипкә китерерлек түгел: кизүгә янгын сүн-дерү машиналары куеп, аз-азлап яндырсалар гына инде. Калган авылларда чүплекләр тәртипкә ки-терелгән. Авыл биләмәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Ранис Рәис улы Сафин Имәнлекулда да халык белән җыелып сөйләшеп, эшне җайга салып булуына өмет тота.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: