ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
17 август 2017, 11:14

Шартлар яхшыра

Районыбызда филиаллары белән бергә 24 мәктәп исәпләнә. Аларда 3397 укучы белем алачак.

388 бала беренче сыйныфка бара. Күпчелек мәктәпләрдә ремонт эшләре өчен хәстәрлек укулар тәмамлану белән башланды дияргә нигез бар. Әлеге чорда соңгы зерлек эшләре дәвам итә. Чакмагыш беренче мәктәбендә дә бу җәһәттән күп эшләнә. Ремонт-бизәү, төзекләндерүдә техник кадрлар гына түгел, тоташ педагогик коллектив катнаша.

Без технология укытучысы Айваз Дәүләтгәрәев, информатика дәресләрен алып баручы Илнур Насыйбуллин һәм мәгариф системасында 37 ел стажга ия булган Фидрат Смаковны эш вакытында очраттык, аскы катта идән алыштыралар иде. Берүк вакытта кабинетларны матурлау эшләре бара. Физкультура укытучылары яңа гына спортзалны балкытып буяп чыккан иде. Кыскасы, кем кайсы эшне булдыра ала, шуңа алына. Директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Халит Мозафаров ремонтчыларның эшен контрольдә тота, кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тора.

–Быел укыту-тәрбия ситемасында яңалыклар да бар. Белүегезчә, моңа кадәр укучылар саны күп булган урыннарда белем бирү ике сменада алып барылды. “Юл картасы” федераль программасы нигезендә мәгариф учреждениеләре алдына 2025 елга кадәр ике сменада укытуны бетерү бурычы куелды. Программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча район хакимияте карары нигезендә моңа кадәр Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең буш торган бинасы Чакмагыш беренче мәктәбе карамагына тапшырылды һәм ремонт эшләре дә район хакимияте финанславы исәбенә башланып китте. Кыска гына вакыт эчендә шактый гына эшләнде. Әлеге чорда шәхси эшкуар Әлмиев бригадасы егетләре җылыту системасын үзгәртеп кора, яңа җиһазлар кайтарыла. Бу үзгәртеп корылган күркәм бинада икенче һәм өченче сыйныф укучылары белем алачак, – ди вакытлыча директор вазыйфасын башкаручы Таһир Флүр улы Флүров.
Читайте нас: