ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
22 август 2017, 11:11

Юмаш яклары хәйран калдырды

Авыл биләмәләре башлыкларының төзү-төзекләндерү мәсьәләләре буенча чираттагы семинар-киңәшмәсе узган җомгада Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә үзенчәлекле үтте.

Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, мәдәният һәм киң мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә башында Кырмыскалы муниципаль районы Советы сәркатибе Әлфир Фәрхәт улы Сабиров торган әлеге районның биләмә башлыкларын берләштергән де-легация дә катнашты.

Кунакларны иртән Чакмагыш авылының көнчыгышындагы юл чатында каршы алып, төзекләндерелгән юлны, тәртипкә китерелгән кыр ышыклау урман полосаларын күрсәтә-күрсәтә Калмашбаш авыл биләмәсенең Кашкар авылында күптән түгел генә төзекләндерелгән һәм тиз арада район халкының яраткан ял урынына әверелгән Калмаш елгасына баш бирүче “Сөләйман чишмәсе” янына алып килделәр. Биредә үк авыл биләмәсендә төзекләндерелгән чишмә-коеларның фотосурәтләреннән, умарта балыннан күргәзмәләр дә куелган иде. Биләмә башлыгы Равилә Хурамша кызы Хөсәенова алар турында кыскача байкау ясады. Калмашбаш мәдәният йортының художество җитәкчесе Гөлсем Хаҗипова матур башкорт костюмында биредәге йолалар турында сөйләде, аю сыны һәм алмагач янында фотога төшәргә чакыруын кунаклар теләп кабул итте. Теләүчеләргә бал балы да тәкъдим ителде.

“Сөләйман чишмәсе” дә кунаклар-да чагу тәэссорат калдырды. Аның ургылып чыккан тәмле суын авыз итә-итә алар рәхәтләнеп Кашкар авылының ветеран укытучысы Финә апа Булатованың, Калмашбаш урта мәктәбе укытучысы, район тарихы буенча дистәләрчә китаплар авторы Марат Ахуновның шушы як, әлеге чишмәнең тарихлары турында сөйләгәннәрен тыңлады. Шушы авылдан чыккан шәхес – Санкт-Петербург шәһәрендәге җаваплылыгы чикләнгән “Кеми-бридж” җәмгыятенең генеральный директоры Рәгыйть Рәшит улы Сөләймановны кайчандыр аны тәрбияләп тоткан бабасы хөрмәтенә әлеге чишмәне заманча материаллар белән төзекләндерүе, авыл халкы тарафыннан аңа “Сөләйман чишмәсе” исеме кушылу турында ку-наклар күп мәгълүматлар алды. Әлеге чишмә суыннан кайнатылган чәй дә һәммәсенә ошады.

Артабан семинар Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә дәвам итте. Тәүге тукталыш Иске Почкак авылы үзәгендәге мәдәният йорты алдында булды. Биредә шушы авылда туып үскән, Бөек Ватан сугышында Дан орденнарының тулы кавалеры булган, сугыштан соң да гомере азагынача биредә яшәгән һәм эшләгән Шәйхелислам Сәлиховның бюсты алдында башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Булатова каһарман якташлары турында сөйләде, бала-чаганың шат тавыш-лары өзелмәгән балалар мәйданчыгы белән таныштырды. Кунакларны әлеге территорияне әйләндереп алган җиңел композитлы койма да кызыксындырды.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: