ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
24 август 2017, 11:33

Гөрләп тора спорт мәйданчыгы

Ямьле җәй айлары да үтеп китеп бара. Балаларның каникуллары тәмамланырга да санаулы гына көннәр калды.

Алар кызыклы да, бәла-казасыз да үтсен өчен өлкәннәргә күп көч салырга, игътибарлы булырга кирәк.

Безнең спорт мәктәбенең ишекләре спорт яратучылар өчен һәр көнне ачык. Спорт мәйданчыгы гөрләп тора: велоспорт белән шөгыльләнүчеләр төркеменә йөрүче балалар бер генә көннәрен дә бушка үткәрмиләр. Алар велоспорт костюмнарында, шлем, уңайлы аяк киемнәрендә, яхшы, техник яктан камилләшкән спорт велосипедларында күнекмәләр үтә. Яшь спортчылар белән үз эшләрен яратып башкаручы тренер-преподавательләр Ранис Нурхәниф улы Баянов, Рафаэль Салих улы Бакиев бөтен көчен салып, тырышып эшлиләр, күнекмәләрнең җиренә җиткерелеп, шартына китереп үткәрелүенә ирешәләр. Велосипедта йөргәндә хәвефсезлек чараларын күрәләр, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр — гомумән, спортның бөтен нечкәлекләрен аңлаталар.

Балалар бик аз вакыт эчендә спорт велосипедларында йөрергә өйрәнделәр. Аларны тренерлары күпчелек вакытта күнекмәләр үтү өчен велоспорт базасына (Кәшәк авылында, сабан туе мәйданында урнашкан) да күнекмәләр эшләргә алып баралар. Үзара ярышлар үткәрелеп кенә тора. Балаларда беренчелекне алу, яхшы спортчы булу теләге көчәя. Яшь япортчылар чыныгып, үткерләнеп үсәләр, саф һавада сәламәтлекләрен ныгыталар. Ә бит хәзерге балаларнын күпчелеге телефон-интернет белән генә мавыга, хәтта тышка уйнарга да чыкмый.

Тренерлар турында аерым әйтеп үтеп китәсе килә: Р.Н.Баянов – үз эшенең остасы, аның кул астында шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар бөтен ил күләмендә үткәрелгән ярышларда җиңү яулыйлар (Айгөл Гәрәева, Рөстәм Иргалиев, Илназ Исмәгыйлев, Артур Гомәров һәм башкалар). Р.С.Бакиев кече яшьтәге балалар төркемен җитәкли – ул үз эшен яратып, тиешенчә башкара, аларга спортның сәламәтлектә бик тә зур роль уйнавын аңлата. Балалар да тренерларын хөрмәт итәләр, яраталар.

Велосипедта йөрүнең файдасын сөйләп бетерерлек түгел — юкка гына бу төр спортны йөзү белән чагыштырмыйлардыр, мөгаен. Велоспорт фигураны матурлый, бик күп чирләрдән дәвалый, кәеф күтәренкелеге тудыра, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Велосипедта йөргәндә километрларны үткән саен баш мие, үпкәләр яхшы эшли, “сафлана”, бәхет гормоннары барлыкка килә.

Форсаттан файдаланып, дөньяда барлык балаларның да шат һәм бәхетле булуларын телибез, спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләрне киләсе уку елында безнең спорт мәктәбенә көтеп калабыз.


Читайте нас: