ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
24 август 2017, 11:39

Җитешсезлекләрне яшерергә ярамый

Узган шимбәдә авыл биләмәләре башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, муниципаль район Советы сәркатибе Алина Равил кызы Фәрхетдинова, БР Экология министрлыгының Нефтекама төбәге буенча инспекциясенең әйдәүче белгеч-эксперты Денис Дамир улы Мусин, мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты.

Биләмә белән танышу район үзәгендә күптән түгел ачылып, халык яратып та өлгергән “ИльВен” медицина үзәгеннән башланды. Заманча зәвык белән эшләнелгән, камил медицина приборлары белән җиһазландырылган, табибларга да, пациентларга да тиешле уңайлыклар тудырылган әлеге үзәкне оештыручы шәхси эшкуар Илдар Әгъләм улы Гайнуллин үз хуҗалыгы белән җентекле таныштырып, эшчәнлекнең әлеге төренә тотынуының сәбәпләре, райондашлары сәламәтлеген ныгыту хакына тотынылган зур чыгымнарның да чакмагышлылар һәм читтән килеп тә мөрәҗәгать итүчеләрнең үзләрен борчыган чирләрдән җиңеллек кичерүе яки бөтенләй арынуы белән, һичшиксез, акланачыгына ышануын белдерде. Күрсәтелгән хезмәтләр түләүле булса да, каядыр ерак тарафларга барып, чиратларда торып, бару-кайту, яшәү-туклану өчен чыгымнардан күпкә арзанрак килеп чыгуы белән дә отышлырак була әле, ди ул. Шул ук вакытта тар белгечлек табибларына үзең өчен уңайлы вакытта һәм чит күзләрдән башка мөрәҗәгать итә алу да уңайлык тудыра. Өстәвенә әлеге үзәктә дистәләгән райондашларыбыз үзенә тотрыклы эш урыны да тапкан, бу яклап та районга файдасы бар. Монда теләп мөрәҗәгать итүчеләр артканнан-арта бара, диде Илдар Әгъләм улы. Үзәк исеменең аңлатмасы да гади икән – сөекле тормыш иптәше Венера ханым белән бергәләп башлаган изге гамәл чагылышы.

Чираттагы тукталыш тарихи-крайны өйрәнү музеенда булды. Аның директоры Айдар Хәйдәр улы Басыйров зур канәгатьлек хисе белән муниципаль район хакимияте хәстәрлегендә биредә тиздән зур күләмле эшләр башланачагын бәян итте. Атап әйткәндә, элек кино залы булган бина өр-яңа заман технологияләре нигезендә карап туймаслык экспози-цияләргә бай урынга әвереләчәк. Үзәктә ярым подвалсыман эшләнелгән әйләнеп үтмәле күргәзмә куелачагын, төрле күренешләр гәүдәләндерелгән панорамалар күз уңын алачагын белдерде. Әлегә аның сүзләрен куәтләп, районыбызда таралган кыргый һәм йорт хайваннары, кош-корт сыннары үз урынын көтеп торалар. Икенче катта районыбызда гражданнар, Бөек Ватан сугышлары,күмәк хуҗалыклар оештыру, олы хезмәт җиңүләре яулау, күркәм төзелешләр чорларын, хезмәт алдынгыларын, сугыш каһарманнарын гәүдәләндергән картиналар галереясе, төрле документлар, хәрби кирәк-яраклар, районыбызның билгеле шәхесләренең хәрби киемнәре, тарихны чагылдырган китаплар һәм башка әйберләр урын алган. Биредә еш кына мәктәп укучылары, төрле кунаклар булып тора, тиздән, музей җиһазландырылып беткәч, алар тагын да артыр, дип ышанасы килә.

Артабан Тынычлык һәм Азатлык урамнарындагы өр-яңа материаллардан эшләнгән, бөтен хәвефсезлек чаралары таләпләренә җавап бирерлек җиһазландырылган балалар мәйданчыкларын карадылар. Биләмә башлыгы Илдар Әхнәф улы Кунафин шушы хозурлык һәм уңайлыкларның кемгәдер ошап җитмәве, еш кына әле бер, әле икенче әйберләрен сүтеп алулары турында ачынып белдерде. Боларны кесәсенә отвертка яки ачкычлар тутырып алып килеп, 3-15 яшьлек балалар эшләми, әлбәттә. Шундыйларны күрә торып та искәрмә ясарга, кырын гамәлләрдән тыярга тырышмаган өлкәннәр үзләре дә сизмичә җинаять кылуда фикердәшләр дә булып чыгуны аңламыйлар микәнни?! Әлбәттә, мондый күренешләргә битараф булмасак кына бөтен тудырылган уңайлыкларның озак хезмәт итәчәге һәркемгә дә билгеле бит.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: