ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
26 август 2017, 10:33

Республикада алдынгылар исәбендә

15 августтан 18нә кадәр Күмертаудагы “Таулар кайтавазы” балаларны сәламәтләндерү лагеренда “Ак елга-3 һәм Мәгълүмати ышанычлылык – киләчәк экологиясе” дип исемләнгән форум смена үтте.

Аның чикләрендә республика Волонтерлар слеты да оештырылган иде. Слетта шулай ук “Башкортстан ирекмәне” конкурсына йомгак ясалды.

Форум дәвамында төрле темаларга мастер-класслар, тренинглар, команда уеннары, концертлар, кичке чаралар һәм квестлар оештырылды.

“Русия ирекмәне-2017” гомум-русия конкурсы чикләрендә үткәрелгән “Башкортстан ирекмәне” бәйгесенең төбәк этабында “Ирекмәннәр хәрәкәтен оештыру” номинациясендә районның Яшьләр үзәге педагог-оештыручысы АЙСЫЛУ МАРАТ КЫЗЫ ХАЛИТОВА II урынны яулады. Аңа Волонтерлар хәрәкәте һәм яшьләр инициативасына ярдәм итү буенча республика үзәгенең Мактау грамотасы белән истәлекле бүләге тапшырылды. Инициативалы, энергияле хезмәттәшебезне зур чарада җиңүе белән котлыйбыз һәм артабан да яңадан-яңа үрләр яулавын, уңышлар юлдаш булуын телибез.


Читайте нас: