ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 август 2017, 10:38

Чишмәләрдә — заман гаме, тормыш яме

Авыл биләмәләре башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Яңа Балтач, Тайняш һәм Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәләре территориясендә үтте.

Әйткәндәй, бу чара Экология елы уңаеннан максатлы оештырылды, чишмәләрне төзекләндерүгә, урман-кыр полосаларын чиста тотуга аеруча зур игътибар бирелде. Шунысы куанычлы, чарада катнашучылар бу өлкәдә гаять матур эшләр күрде.

Тәүдә Тайняш авыл биләмәсендә булдылар. Читләре чабып алынган юллардан “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативының иркен мул уңышлы басуларына карап – игенчеләр эшчәнлегенә сокланып Әхмәт авылына килеп җиткәнне сизми дә калдык. Төзекне, матурлыкны күрү рәхәт. Авыл халкы йорт-илен күркәм тота. Эшләре булгач, тырышып хезмәт салгач, табыннары сыйлы. Заман җилләре кайсы яклап каккаласа да, бу яклар халкы бирешерлек түгел: бүгенгесе канәгатьләнерлек, иртәгәсе өметле.

Авылны үтеп, таулар итәгенә сыенган гүзәл урынга килеп туктадык. Биредә безне 40 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Фина Хәбибуллина, Өлфәт Сабиров, Рузилә Сабирова, Ралия Касыймова каршылады. Фина апа, сүз алып, кунакларга “Салих коесы”ның тарихы турында сөйләде.

–Авылыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле. Без барыбыз да шул чишмәләрнең суын эчеп үстек, тәннәребезгә дәрт, җаннарыбызга сихәт алдык. Һәркайсының үз тарихы-моңы, үз агышы, юлы бар. Әлегесе “Урман чишмәсе” дип атала. Аның суы бик йомшак, тәмле, чиста булганлыктан, авыл халкы шушында суга йөргән, – дип башлады ул сүзен. –Якынча 1820 нче еллар тирәсендә авылның Габделсалих исемле кешесе яшь чагында шунда чишмә урынына кое ясап куя. Аның дүрт баласы була. Бүгенге көндә ул яшәгән төп нигездә Өлфәт Ханов абыйлар яши. Мөхәммәтсабирның уллары Нурмөхәммәт, Мәҗит, Мөхәммәтсалих исемле, Нурмөхәммәтнең кызы Клара апа Тайняшта яшәде. Нурмөхәммәт сугыштан соң Тайняшка күченә. Мәҗитнең улы Фәнил Сәлихов Әхмәттә яши. Ә Мөхәммәтсабитның уллары кан чиреннән үлеп бетә. Бары тик Нурсәгъдәт исемле кызы гына исән кала, улы Өлфәт Ханов Әхмәттә төп нигездә яши. Габделсалихның кызы Саймә Мәскәү авылына кияүгә чыга, аларның Сабира исемле кызлары була. Ул Яңа Коты авылы егетенә кияүгә чыга. Анда аларның кызлары Дамира туа. Дамира Әлтәф кызы Казыйханова – районның шәрәфле кешесе, Чакмагышта яши. Бу – Габделсалихның кечкенә шәҗәрәсе.

Безнең Әхмәт авылында башка чишмәләр дә бар: “Чишмәле кул”, “Годлунд чишмәсе” һәм башкалар. Чишмәләр яшьләрне очраштырган, кавыштырган. Ел саен 1 майга авыл халкы урманга чыгып, шушы “Салих коесы” янында бәйрәм итә иде. Аңа күп тапкыр ремонт ясалган. 1970 елларда Барый Ханов, Сәгъби Гыйләҗев, Нәгыйм Рәшитов, Хәмзә Миңнеханов коены сиртмәләде. Җәйге айларда биредән кеше өзелми, әби-бабайлар аның янында дога укып, теләк теләп китә.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: