ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
7 сентябрь 2017, 10:32

Шатлыкларга тулы ел булсын

Белем бәйрәме – гүзәл балачакның иң истәлекле вакыйгаларының берседер, мөгаен. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары өчен дә өч айга сузылган җәйге каникул көннәре артта калды, 1 сентябрь килеп җиткәне сизелмәде дә. Йөзләрендә нур балкыган, кулларына чәчәк гөлләмәләре тоткан бәхетле балалар тантанага җыелды.

Бәйрәмне алып баручылар Нияз Ямалетдинов белән Алина Гыйбадуллина матур шигъри юллар белән ачып җибәрде. 5в сыйныф укучыларының күмәкләп, Илдар Мофаззаловның ялгыз биюләре күңелләрне дәртләндерде. Аннан соң тантаналы линейканы мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов дәвам итте. Һәммәсен олуг бәйрәм – 2017-2018 уку елының башлануы белән тәбрикләде, тыры-

шып укырга, тәртипле булырга өндәде.

Тантанада район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева катнашты һәм чыгыш ясады. Мәнзүрә Җәүдәт кызының: “Якты өметләр белән 2017-2018 нче уку елын башлыйбыз. Кадерле укучыларыбыз, бу уку елы һәркайсыгыз өчен яңа ачышлар, уңышлар елы булсын. Уңышлар фәкать тырышканнан килә: мәктәп данын еракларга илтегез, бәхетле, илгә лаеклы уллар һәм кызлар булыгыз. Бу көн – педагоглар коллективы өчен бәйрәм генә түгел, ә бәлки иңнәренә зур җаваплылык йөкләгән көн. Сезнең тырышлыгыгыз, сабырлыгыгыз, зиһен көчегез белән туган җиренә лаеклы кешеләр тәрбияләнә. Данлыклы һәм авыр эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын, хезмәтегез игелек китерсен. Яшь буынга тәрбия бирү – гомум тырышлык. Хөрмәтле әти-әниләр, мәктәп коллективы белән тыгыз бәйләнеш булдырыйк, балала-рыбызның якты киләчәген тәэмин итәр өчен бергәләп тырышыйк. Нинди генә сынаулар алдында да юга-лып калмастай акыллы, белемле шәхесләр үстерик”, – дигән сүзләре һәркем күңеленнән урын алгандыр, мөгаен.

Бәйрәмнең иң игътибар үзәгендә торучылары — әлбәттә, беренче сыйныфка килүчеләр иде. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр гына атласалар да, үзләрен шактый кыю тоталар: шигырьләр, җырлар, хәтта биюләр дә өйрәнгәннәр иде. Микрофон янына булачак чыгарылыш сыйныф уку-чылары Айсылу Мәһәдиева белән Элина Кирәева чакырылды. Алар бе-

ренчеләргә акыллы киңәшләрен бирде, теләкләрен җиткерде һәм Белем иленең символик ачкычын тапшырды.

Быел беренчеләр өч сыйныфка бүленеп укыячак. Тәүге укытучылары Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина (1а сыйныф), Эльвира Фәних кызы Фәхретдинова (1б) һәм Лилия Фә-

риз кызы Габдрахманованың (1в) хәстәрлекле кулларына сыенып, җитәкләшеп беренчеләр үз сыйныфларына юнәлде.

Бу көн узган ел мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаучылар, спортта, предмет олимпиадаларында, сәнгатьтә уңыш яулаучылар өчен икеләтә бәйрәм булды: күпләр Почет грамоталары, Дипломнар алып сөенде. Бик яхшыга укучыларны бүләкләү турындагы боерыкны дирек-торның укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасарлары Вероника Викторовна Дәүләтова һәм Ирина Риф кызы Гыйләҗева (башлангыч сыйныфлар буенча) ишеттерде.

Тантана җыр-биюләр белән дәвам итте. Ниһаять, беренче кыңгырау яңгырады. Хәерле сәгатьтә! Яңа уку елы яңа шатлыклар гына китерсен.
Читайте нас: