ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
7 сентябрь 2017, 10:41

Ярты гасырлык юбилейны лаеклы каршылый

Белем көне – барлык укучылар һәм укытучыларның гына түгел, балачакның иң якты хатирәсе булып күңел түрендә сакланган һәр кешенең дә – димәк, барыбызның да уртак шатлыгы, уртак бәйрәме ул.

Якты кояшы тирә-якны гына түгел, күңелләрне дә җылыткан, яктырткан көзнең беренче көнендә Чакмагыш гимназиясенә икенче туган йортларына әверелгән уку йортын җәй дәвамында сагынган укучылар, педагоглар, ата-аналар бәйрәм тантанасына җыелды. Белем иленә алып барган озын һәм бик үк җиңелләрдән булмаган юлга чыгар алдыннан барлык укучыларны, педагоглар коллективын һәм җыелу-чыларны тәбрикләп, тәүдә гимназия директоры Р.Ф.Камилҗанов чыгыш ясады һәм уңышлы уку елы, яңа иҗади казанышлар һәм җиңүләр теләде. Тантанада катнашкан муниципаль район хакимияте вәкиле – район хакимияте башлыгы урынбасары И.Ф.Ихсанов та бәйрәмгә килүчеләр-не котлап, иң изге теләкләр җиткерде.

Бу көнне гомерләренең балачак сәхифәсендә өр-яңа истәлекле битне ачкан – шушы көннән укучы исемен йөртә башлаячак 125 беренче сыйныф укучысы (5 класс-комплект!) әлеге районның иң ал-дынгы уку йортларының берсендә белем алачакларын, киләчәктә үзләренең нәкъ шушы гимназиядә зур тормышка юллама алулары белән горурланачакларын әлегә бөтен тулылыгы белән аңлап та бетерми, әлбәттә. Ә уку йортының сокланырлык уңышлары һәм ил күләмендәге бәйгеләрдәге җиңүләре, гимназиянең данын илнең иң зур шәһәрләрендә таныткан чыгарылыш сыйныф укучылары бихисап. Быелгы чыгарылышлар да шушы данлыклы традицияне лаеклы дәвам итәренә ышану өчен нигез бар. Быел 11 сыйныфны тәмамлаган 49 егет һәм кызның 30ы – югару уку йортларында, 19ы — колледжларда белем алуларын дәвам итәчәк. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан кебек зур шәһәрләрдәге, республика башкаласындагы уку йортлары студентлары булучылар байтак.

Әйткәндәй, гимназия быел юбилейлы елына аяк баса – аның урта мәктәп статусына ия булып эшчәнлек алып бара башлавына нәкъ 50 ел тула. Һәм шунысы да аерым билгеләп үтүгә лаек: уку йорты тарихында беренче тапкыр биредә укучылар саны 1 меңнән артып китте. Моның нәкъ юбилей елында булуы да үзенә күрә бер символик мәгънәгә дә иядер ул, мөгаен. 2017-2018 уку елында биредә 65 укытучы-педагог 1009 укучыга төпле белем һәм тәрбия бирәчәк. Ә яшь буынга рухи-әхлакый, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирү монда эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе итеп алынуы, укучылар өчен уңайлы психологик мохит булдыру – инде дистә еллар дәвамында сакланып килгән традиция. Яшьләргә лаеклы тәрбия бирү процессында җәмгыять өчен файдалы хезмәтнең мөһим урын алып торуы – төп шартларның берсе, дип исәпли уку йорты җитәкчелеге һәм педагоглары. Әйткәндәй, тәрбия мәсьәләсе быел республика мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә төп темаларның берсе булды. Димәк, бу үзе генә дә гимназияне янә бер тапкыр заман сулышын тоеп, аның белән бергә генә түгел, хәтта күпкә алда атлаучы уку йорты, дип әйтергә тулы хокук бирә.

Ә әлегә гимназия дигән зур гаиләнең иң кеченә әгъзалары, үзләренең дә монда укыган абый-апаларыннан калышмаячакларын дәлилләргә теләгәндәй, бик тыры-шып, кечкенә йөрәкләрендә зур җаваплылык хисе тоеп тәүге сынауны үттеләр – үзләре әзерләгән шигырь-җырларны башкардылар. Ә инде уку йортында иң өлкәннәр булып быелгы көздә мондагы азаккы уку елын башлаган чыгарылышлар – 11 сыйныф укучылары, кечкенәләрне тәбрикләп, Белем иленең ачкычын тапшырдылар. Гимназия директоры урынбасары Зөлфия Вил кызы Саматова һәм Ратмир Фоат улы, традиция буенча, уку алдынгыларына Мактау грамоталарын тапшырды. Чараны уку йортының сәләтле укучы-лары башкаруындагы җыр-моң-нар, концерт номерлары бизәде, аны дулкынландыргыч итеп директор урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова алып барды. Һәм менә иң хисләндергеч, көтеп алган мизгелләр җитте: һәркайсыбызның йөрәгендә иң күңелле һәм дулкын-ландыргыч мизгел булып сакланган тәүге кыңгырау чыңлап, беренче дәрескә чакырды. Аны унберенче сыйныф укучысы Руслан Нәбиулллин белән беренче сыйныфка килгән Регина Солтанова яңгыратты. Укучы-лар быелгы иң тәүге – “Киләчәккә юнәлеш алган Русия” дәресенә сыйныф бүлмәләренә юл алды. Яңа башланган уку елы да алдагылар кебек имин, уңышлы, җиңү-казаныш-ларга бай һәм сентябрьнең тәүге кояшлы көне кебек якты, матур булсын, дип телибез.


Читайте нас: