ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
12 сентябрь 2017, 11:05

Белем дөньясында изге бәйрәм

Калмашбаш урта мәктәбе дә яңа уку елын яхшы ремонт, биредә белем алучы укучыларның, аларга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең күтәренке кәефе, дәрт-дәрманы белән каршы алды. Белем бәйрәменә хөрмәтле кунаклар – Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры, “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренең баш мөхәррире Ф.Ф.Әмирханов, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш икътисадчысы Г.С.Тимофеев, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлегенең технологы И.Р.Миңнегалиева, авыл биләмәсе башлыгы Р.Х.Хөсәенова да килгән иде.

Тантаналы линейканы мәктәп директорының укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары Гөлшат Фидаил кызы Аллабердина кул астында укучылар әдәби-музыкаль тамаша белән ачып җибәрде. Артабан директор Азат Шәфыйгулла улы Рамазанов бөтен коллективны, кунакларны, ата-аналарны бәйрәм белән тәбрикләп, яңа уңышлар теләде. Муниципаль район хакимияте һәм үзе җитәкләгән коллектив исеменнән район “Игенче” һәм төбәкара “Сарманай” гәзитләренең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов котлап, тантана геройлары – быел беренче сыйныфка килгән 6 балага һәм мәктәпкә кечкенә бүләкләр тапшырды. “Базы” кооперативы идарәсе котлавын һәм бүләкләрен аның вәкиле, баш икътисадчы Геннадий Степанович Тимофеев җиткерде. Мәгариф бүлегеннән вәкил Ирина Рифир кызы Миңнегалиева да якташларына изге теләкләрен ишеттерде, ихлас котлау сүзләре белән бергә бүләк тапшырды. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Равилә Хурамша кызы Хөсәенова да буш кул белән килмәгән иде: аның күңелләргә үтеп керерлек изге теләкләре белән бүләкләре дә беркемне дә битараф калдырмагандыр. Беренчеләр дә бик актив булып чыктылар: белем иленә тәү тапкыр гына аек бассалар да, чатнатып шигырьләр укып, җыр-биюләр башкарып, үзләрен ярыйсы гына әзерлекле итеп күрсәттеләр. Быел унберенче сыйныфка күчкән өлкән абый-апаларыннан изге нәсихәт сүзләрен кабул итеп алганнан

соң, чыгарылыш сыйныф укучысы Вадим Газизов белән беренче сыйныфтан Сөмбел Нуретдинова җизкыңгырау чыңлатып, быелгы уку елының тәүге “Киләчәккә омтылучы Русия” дәресе башлануын белдерде. Ә иң беренче булып сыйныф бүлмәләренә тәүге укытучылары Гөлчәчәк Миңнеәхмәт кызы Хәмәдиева кул астында беренчеләр үзләре өчен өр-яңа дөньяны гизәргә юнәлде. Тыныч күк йөзе астында бәхетле балачакның күңелле мизгелләре дәвам итсен, укуда һәм сыйныфтан тыш барлык чараларда да гел уңышлар гына юлдаш булсын, дип телибез.
Читайте нас: