ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 сентябрь 2017, 11:06

Эшчәнлекләре макталды

Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтачтагы филиалында халыкны социаль хезмәтләндерү дәүләт станционар учреждениеләре биләмәләрен яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Анда Верхнетроицк, Октябрьский шәһәрләреннән, Серафимовка поселогыннан, Бакалы, Бүздәк районнарыннан вәкилләр катнашты. Бу көнне Башкортстанның Гаилә, хез-мәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Тирә-ягыңның гүзәллеген сакла” дигән конкурска йомгак ясалды.

Биредәге коллектив конкурска бик җитди әзерләнгән иде. Хәер, кыска гына вакыт эчендә (кунаклар кабул итәр өчен генә) бу кадәр эшне башкарып булмас иде, мөгаен. 2013нче елдан, ягъни ачылган көненнән башлана монда тынгысыз хезмәт: яңартып кору, төзекләндерү эшләре. Нәрсәгә кул җитә, шуңа тотынып эшләп китә алар. Тәүдә үк олы булып үскән, хәвеф тудырып торган топольләрне кистерү хәстәр-леген күрә филиал директоры Наил Шакиров. Ихата иркенәеп, яктырып китә, киселгән агачларны оста файдаланганнар. Колач җитмәстәй тополь агачларыннан ныклап, гомерләргә җитәрлек утыргычлар ясалган, алар ихатага урнаштырыла, тәрбияләнүчеләр шунда саф һавада ял итә. Әйткәндәй, ихата бик зур һәм ул участокларга бүленгән, чәчәк-гөлләргә күмелгән. Һәр участокның җаваплы кешесе бар. Семинарда катнашучылар мондагы матурлыкка таң калды.

Фойеда оста куллар күргәзмәсе һәммәсен хәйран итте. Аны хезмәткәрләр үзләре башкарган, социаль ярдәм алучылар да булышкан, әлбәттә. Һәр композиция – чын мәгънәсендә сәнгать әсәре. Биредә тәрбияләнүчеләрнең яшәү рәвеше “Эш коннәребез”, “Ял вакытларыбыз”, “Көндәлек тормышыбыз” дигән фотостендларда чагыла. Социаль хезмәт алуга мохтаҗларның күңелен күрү, сәламәтлеген тәэмин итү өчен бар мөмкинлекне булдырырга омтылыш күренеп тора.

–Нинди дә булса шөгыль табу, көчләре җиткән эшләргә җәлеп итү гомер агышын шушы ике катлы бинада дәвам иткән, авыр язмышка дучар булганнарның көннәрен күңеллерәк, мәгънәлерәк итә. Ялан-кырларга экскурсияләр ясау, чәчәк-гөлләрне күрү, җиләк, дару үләннәре җыю – гомумән, табигать кочагында ял оештыру тәрбияләнүчеләребезнең психикасына уңай тәэсир итә, сәламәтлеген яхшырта, – ди медицина өлкәсендә 35 ел хезмәт салган, тәҗрибәле белгеч, өлкән шәфкать туташы Роза Гарифуллина.

Социаль хезмәткә мохтаҗ булганнарны тукландыру яхшы куелган. «Көнгә 5 тапкыр тукландырабыз. Пешекчеләр Фәнүзә Әсәнбаева, Рәмилә Әбдиева, ярымфабрикатлар әзерләүчеләр Айгөл Фәткуллина, Равилә Хамматова, савыт-саба юучылар Әлфия Гарифуллина, Лилия Кәбирова бердәм эшлибез. Ризыкларны өр-яңа китерелгән продуктлардан әзерлибез, төрләндереп торабыз, бәйрәмнәрдә өстәлләргә бәлеш, чәк-чәк, башка тәмле татлы сыйлар куябыз. Яшелчәләрне, җиләк-җимешне үз бакчабызда үстерәбез. Кыяр, кәбестәне тозлыйбыз, карагат, бакча җиләгеннән кайнатмалар эшлибез, сакларга подвал бар», – ди шеф-повар Рәзинә Ваһапова.

Мәдәни чаралар оештыру, бәйрәмнәр үткәрү буенча Гөлназ Мөхәммәтгәрәева җаваплы. Семинарда катнашучыларга социаль хезмәтләндерүгә мохтаҗлар катнашлыгында концерт күрсәттеләр, дискотека, уеннар булды. Соңыннан семинар эшчәнлегенә һәм конкурска йомгак ясалды. Филиал буенча башкарылганнар һәм алда торган эшләр буенча дирек-тор Наил Гамбир улы йомгак ясады.

(Мәкаләнең дәвамың безнең гәзит битләрендә укый аласыз)
Читайте нас: