ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
16 сентябрь 2017, 19:02

“Карам чишмәсе” төзекләндерелде

Сыйрышбаш авылында элек-электән чишмәләргә кадер-хөрмәт зур булган. Әле дә челтерәп аккан көмеш сулы чыганакларны биредә тәрбияләп-карап тоталар, кулдан килгәнчә тирә-якларын матурларга-бизәргә омтылалар.

Быел гына авылда ике чишмәне төзекләндерделәр. Август аенда олылап ачылган “Карам чишмәсе” дә авыл халкына бик озак хезмәт итәр әле, дип ышанабыз.

Чишмәне нигә алай атаганнар, дисезме? Аны озак еллар карап-тәрбияләп торган Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Карам Корбангали улының якты истәлеген хөрмәтләп, аның балалары башлап йөреп яңа сулыш өргән су чыганагына төбәк халкы үзенең ихтирамын шулай белдергән. 1915 елда туган Карам үсмер елларында ук аның суын эчеп үскән, фронтта дошман уты астында да әлеге чишмәнең челтерәп агуын сагынган, исән-сау әйләнеп кайту насыйп булса, гомерем буе аны тәрбияләп тотар идем, дип хыялланган. Ут-сулар кичеп, исән-имин туган ягына әйләнеп кайткач, гомерен колхозда механизатор булып эшләп үткәрә. Сөекле тормыш иптәше Саимә апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер икесе дә дөньяда юк инде. Сөекле әтиләренең изге васыятен үтәп, Каразирек авылында гомер кичерүче кызы Рәмзә тормыш иптәше Зиннәт Гайнислам улы Хәмәтдинов белән берлектә быел шушы изге эшне башлап җибәрәләр. Аларга Таһир һәм Фәнисә Хисмәтуллиннар, Самат Хәкимов, Рим Фазылов, Фларис Хәбибуллин, Әсгать Сәлимов, Рәфис Вәлиәхмәтов, Дамир Мөҗипов ярдәмгә килә. Каразиректән Миләү-шә һәм Илдар Миңнегалиевлар да изге гамәлдән читтә калмый. Шулай күмәк көч белән Сыйрышбашта тагын бер истәлекле урын – матур, төзекләндерелгән чишмә яңа сулыш алды. Анда кешеләргә килеп йөрер өчен уңайлы сукмак, басма да эшләнгән.

Чишмәне тергезеп ачу кичәсе олы бәйрәмгә әверелде. Авыл имамы Фәзһәр Маннанов Коръән аятьләре укып ишеттерде, фәһемле вәгазь сөйләде. Туган якның гүзәллеген тасвир-лаучы җыр-моңнарны районда танылу яулаган сәхнә осталары Розалия һәм Радик Гафаровлар, Светлана Локманова, Клара Хафизова, Резеда Камалова, Фәрәһия һәм Риф Мусиннар, Рәсилә Ямалетдинова җиткерде. Чакмагыштан кунаклар Роза һәм Илдус Минһаҗевларның моңлы күчтәнәче дә ихлас кабул ителде. Яше-карты күңелле истәлекләр белән мул сыйлы чәй табыны артында да аралашты. Тәмле чишмә суын чиләкләргә, башка савытларга тутырып, әлеге чыганакны кабат тергезүчеләргә ихлас рәхмәт җиткереп таралышты бәйрәм кунаклары. Чараны авыл китапханәчесе Ира Мәгалимова бай эчтәлекле әдәби чыгышы белән үреп алып барды.


Читайте нас: