ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
19 сентябрь 2017, 10:59

“Милли кросс – 2017”

“Милли кросс” – бөтен Русия буенча үтүче спорт бәйрәме. Ул 2004 елдан бирле уздырыла. Традицион йөгереш районның барлык авыл биләмәләрендә дә оештырылды.

Шимбә көнне һөнәрчелек лицееның мәйданында физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максатында уз-дырылган “Милли кросс — 2017” ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар.Бөтенрусия йөгерү көненә багышланган чарада 500гә якын чакмагышлы йөгерешкә чыкты. Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Әлеге йөгерешнең төп максаты финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау булганы күпләребезгә мәгълүм. Агымдагы елда йөгерешчеләр 11 төркемдә көч сынаштылар, дистанцияләр дә шуңа ярашлы 400 метрдан 1600 метрга кадәр иде. Ярышларны тантаналы төстә ачып, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм физик культура, спорт бүлеге рәисе Илдар Галләмов мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте. Бүген район халкының 28 проценты актив спорт белән шөгыльләнә. Илдар Фәһим улы киләчәктә әлеге санның тагын да артачагын белдереп, яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды. Искиткеч матур, кояшлы җылы көн бирде табигать бу чарага. Шуңадыр да бар катнашучыларның йөзләрендә елмаю, шатлык билгеләре – чын спорт бәйрәме шундый буладыр.

–Ел саен бу чарада теләп катнашабыз. Үзем дә, гаиләм дә спорт белән дус. Бүген менә кызларым Лилия белән Илвина йөгерешкә килде. Ярышларга кичтән үк әзерләнә башладык. Барысына да уңышлар телим, – диде Илсөяр Сәләхова.

–Бүген районыбызда бик зур бәйрәм – гаиләләрне, укучыларны, балаларны, олыларны берләштерә торган спорт бәйрәме. Мин оныгым Ратмир белән килдем. Ул гимназиядә бишенче сыйныфта укый. Абыйсы Тимур да спорт белән шөгыльләнде, хәзер инде Казан шәһәрендә югары белем ала. Районыбызда спортка зур игътибар бирелә, шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр күп. Киләчәктә дә спортка шундый караш була күрсен, – дип сөенеп ярышларны күзәтте укытучы-пенсионер Рәзифә апа Сәитова.

Стартка иң элек башлангыч сыйныф укучылары тезелде. Аларны инде урта һәм югары сыйныфлар, предприятие һәм оешмалардан килгән вәкилләр, өлкән яшьтәге спорт сөючеләр алыштырды. Көч биреп, дәртләндереп торучылар, дусларын, якыннарын фотога төшереп, тарихка кертеп калдырырга омтылучылар катнашучылардан да артыграк булмады микән әле? Ярышлар вакытында берничә кыз баланың хәле кинәт начарланып китүе дә, шөкер, имин тәмамланды.

(Мәкаләнең дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: