ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
21 сентябрь 2017, 10:28

Туганнар очрашты

Туган җир, туган туфрак, туган нигез… Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта.

Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

Туганнар бердәмлеге байлыктан артыктыр ул. Нәсел-нәсәпләр очра-шуын, бер нәсел кешеләренең бәйрәмнәр уздыруын ишетеп күңелем сөенә. Бар ул, бар туганлык җепләрен өзми саклаган нәселләр. Шушы көннәрдә районыбызның Үрнәк авылында ярты гасыр һәм бер тапкыр да күрешмәгән туганнар очрашуының шаһиты булдым мин. Беренче очрашу мизгеленең күңелләрне кузгатырлык якты, шатлыклы һәм моңсурак хисләр дә тудыруын аңлатып бетерә торган гына түгел. Искиткеч җылы мохиттә үткән очрашуның шаһиты булган һәркемнең күңеле тулды бу көнне. Сүнгали, Мирза, Абдулвәли, Якуп, Гайса, Әхкәметдин, Әҗүәт нәселен дәвам итүче Илгиз Гайсин — бәйрәмне оештыручы. Ул үзе Уфа шәһәрендә яши, “Промфинстрой” җәмгыятендә уңышлы хезмәт юлын дәвам итә. Тормыш иптәше Гөлназ — медицина хезмәткәре. Тату гаиләдә ул һәм кыз үстерәләр.Очрашуны Илгиз үзе туып үскән нигездә, мәрхүм әти-әнисе, әби-бабасы рухына дога кылып оештырды.

–Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигәннәр бит. Бөтен кеше дә кайсы тамырдан булуы белән кызыксынып торырга тиеш. Кем без, тамырларыбыз кая барып тоташа? Миңа да улым Айгиз шушы сорауны бирде һәм гаиләм шәжәрәсен төзү кызык кебек тоелды. Чөнки җиде буын бабасын белгәннәр бәхетле була дигәннәр. Мин үзем сигезенче буынның вәкиле булсам, улым тугызынчы буын нәселен дәвам итүче. Безнең нәсел шул кадәр киң җәелгән икән – бу мине аптыратты да. “Эх, мин әйтәм, шушы туганнарымны табып бергә җыйныйсы иде дә, күрешәсе иде”, – дип уйланып йөрдем. Ләкин үзем генә бу эшне башкарып чыга алмам, дип курыктым. Бу фикеремне туганнарым Рәйлә белән Рузиләгә җиткердем. Бик шатланып риза булды алар. Тормыш иптәшем Гөлназ да һәрвакыт киңәшчем, ярдәмчем минем. Шулай итеп оештырдык бу очрашуны һәм аны изге Корбан бәйрәменә туры китердек. Уфада Әхмәт хәзрәттән корбанга сарык чалдырып, әти-әниебез ни-гезендә бар туганнарым белән бергә бәйрәм итәргә булдык, – диде Илгиз Әҗүәт улы очрашуга кайткан туганнарын тәбрикләп. Үзенчәлекле “Бер күрешү — үзе бер гомер” дип аталган бәйрәмне Көсәкәй авылы мәдәният йорты хезмәткәре Алфира Сафиуллина ачып җибәреп, бу нәсел турында сөйләп, сүзне һәр тармак, һәр буын вәкилләренә бирде. Ә инде очрашуга дүрт буынның – сигез һәм тугызынчы дистәне ваклаучы гыйлемле абзыйлар, зирәк ак яулыклы әбиләр, ир-егетләр, ханымнар, урта һәм яшь буын вәкилләре — барлыгы 60 ка якын кеше җыелды. Очрашу оештырылган нигездә гомер иткән Сара апа һәм Әҗүәт абый (икесе дә мәрхүмнәр) Гайсиннар электән үк исән чагында ике як нәселне дә җыйнап торганнар. Бу хакта бәйрәмнең иң өлкән кунагы Сара апаның килендәше Нәфисә апа Гайсина сөйләп үтте. “Әлеге нигез гомер-гомергә аш-сулы, бәрәкәтле булды, аннан ниндидер илаһи нур, сафлык бөркелә иде. Бүген бу йортны мин карап торам. Балалары еш кайтып йөри, рәхмәтлебез әти-әнисенең нигезен таркатмаганга,“– дип сүзгә кушылды Нәфисә апаның килене Ралия Гайсина. Очрашу әнә шулай буыннарның аралашуы, ерак бабалары, әбиләре турында хатирәләрне барлау кебек җылы мөхиттә, ихлас дәвам итте. Буыннар чылбыры өзелми: Илгизнең әнисе Сара апаның бертуганы Флера апа, Фидус абый һәм дә Татарстанның Яр Чаллы, Башкортстанның Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән кайткан туганнары Лида апа, Ратмир абый истәлекләре белән уртаклашып, оч-рашуны оештырган Сара апа белән Әҗүәт абыйның балаларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

–Әнием Факия 100 яшьтән дә артык гомер кичерде. Безнең нәселдә укытучылар күп, аларның барысының да хезмәт стажын берләштерсәң, 250 елга җитә! Мин үзем Яр Чаллы да яшим, туган якларымны сагынып кайтам. Сара апа белән туган балалары гына булып яшәдек. Картәтием Фәт-хелбаян төзи башлаган нәселебез шәжәрәсен барлауны улым Руслан дәвам итә, – диде Лида Әхкәметдин кызы. Аның әтисе — Каракөчек авылы егете. Сугыш башланыр алдыннан 1938 елда хәрби хезмәткә алына. Хәсән күле өчен бәрелешләрдәге батырлыгы өчен орденга лаек була. Руслан Рифкать улы, Сара апа ягыннан туганлык җепләрен дәвам итеп, 962 кешедән торган шәжәрә туплаган. Әйе, буыннар чылбыры өзелми: әлеге буында – укымышлы нәсел кешеләре, дин әһелләре белән туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырылган. Шунысы игътибарга лаек: ике як нәселнең дә һәр тармагында ерак бабаларының күр-кәм сыйфатлары, кылган изге гамәл-ләрендә тәрбиялелек, зыялылык сизелеп торган кебек тоелды миңа. Чорлар, еллар аша гаиләләр оешып килә, туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләре киңәя, элемтә –бәйләнеш, багланышлар ныгый бара.

–Хәзер бит халык туганлыкны оныт-ты: кредит, башка проблемалар, интернет… Кунакка йөрешү дигән әйбер онытылып бара.Мондый очрашулар дәвамлы булырга, ерак бабаларыбыз, шулай ук безне дә искә алып торучы балалар, оныклар калдырырга тиешбез, – дигән фи-кере белән уртаклашты Сара апаның бертуган абыйсы Фидус абый. Очрашуда иң өлкәне Нәфисә апага 86 яшь булса, аның туруны Каринага 1 яшь 6 ай гына. Менә шулай, һәр нәсел вәкилләре үзләре белән таныш-тырып үтте, бүген кемнең кайда яшәве турында сөйләде. Гайсиннарның гаилә дуслары да әти-әниләре нигезен ташламаган, изгелекләр генә өләшеп яшәүче балаларына уңышлар, сәламәтлек теләде. Туганнар ямьле ихатада тезелгән өстәлләр янында тәмле аш, пылау һәм башка ризыклар белән сыйланып, бер-берсе белән рәхәтләнеп сөйләшеп озак утырдылар. Чакмагыш авылыннан килгән пешекчеләр Гүзәл Хәйруллина һәм Абдулла Сөләйманов учакта ашын, пылау өлгертте, чәен дә кайнатты. Көсәкәй авылыннан моңлы Сафиуллиннар гаиләсенең чыгышлары һәркем күңеленә хуш килерлек булды. Бу нигезгә җыелган һәр буын вәкилләре алга таба да укымышлы, зыялылар була торсын, нәсел-нәсәп очрашулары дәвамлы булсын, дигән уйлар белән кайтыр юлга чыктык без дә. Ә инде шундый борынгы, күп тар-маклы нәсел – милләтебезнең йөзен билгеләүче, аны яшәтүче дә бит ул.
Читайте нас: