ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
26 сентябрь 2017, 10:38

Үзләре дә бал кортлары кебек тырышлар

Ихата-нигез корган җир ул бәләкәй дөньябыз. Анда безнең бар халәтебез сыйган. Авыл ихатасы — яшәү рәвешебез чагылышы, аңа карап анда гомер итүчеләргә карата яхшымы-яманмы фикер уяна.

Төзек, чиста, чәчәк-гөлләр арасында балкып торган авыл ихатасы кешеләрдә соклану тудырса, шул гүзәллекне үз куллары белән тудырганнар, күркәм тормыш алып барганнар күңелендә сөенеч-канәгатьлек барлыкка килә. Ә инде мал-туар асрап, кош-корт үрчетеп, умарта тотып табын муллыгына да тиенгәннәр, барлыклы-җитеш тормышта яши белгәннәр чын мәгънәсендә бәхетле.

Калмашбаш якларында уңган, булдыклы гаиләләр күп. Рим һәм Мө-нирә Ибәтуллиннар — шундый үрнәклеләрнең берсе. Тирә-якта «умартачылар гаиләсе» дигән даннары бар аларның.

–Хаклы ялда булсалар да, өйдә кул кушырып утырмыйлар. Бал кортлары кебек эшләп, яшьләргә үрнәк булып яшиләр. Рим абый һәм Мөнирә апа кебек уңганнар, тату, матур гаиләләр күбрәк булсын иде, – ди Калмашбаш авыл биләмәсе башлыгы Равилә Хурамша кызы Хөсәенова.

Умартачы Ибәтуллиннарны район үзәгендә яшәүчеләр дә яхшы белә, көтеп ала. Чөнки алар район буенча үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша. «Район җитәкчелеге тарафыннан шундый игътибар бирелгәч, күңел үсә, җитештергәнне сатасы килә, – дип рәхмәт белдерә Ибәтуллиннар. Балны һәрвакыт күпләп алып киләләр. Сыйфатлы, тәмле булгач, тиз сатылып бетә. Узган ярминкәдә хәтта яңадан шулкадәр алып килеп саттылар. Алучысы булса, иренеп тормыйсың шул. Гомумән, бу шөгыльгә фәкать тырышлар гына алына. Татлы ризык әзерләү өчен осталык-тәҗрибәсе дә кирәк, әлбәттә. Анысы инде еллар дәвамында, гомер буена тупланадыр.

Рим Ибәтуллин бу файдалы бөҗәкләр белән 5-6 яшьләреннән үк таныш. Каннан да киләдер, мөгаен. Кортларның ачы итеп чагуына да карамыйча, картәтисенә ияреп йөри, үзенчә ярдәмләшә дә әле.

Үсеп җиткәч, үзем үрчетәчәкмен, дигән теләге дә тормышка аша. Картәтисенең: “Авылдан беркайда да китмә, читтә тилмереп йөрмә, балам, тырышсаң – тук булырсың, намуслы яшә,” – дигәне күңеленә гомерлеккә уелган.

Авыл мәктәбендә физкультурадан дәресләр бирә ул, хәрби җитәкче буларак та балаларны көчле, илгә терәк булырлык итеп үсттерү өчен лаеклы өлеш кертә, спортсөярләр әзерли. Спорт белән дуслыгы һичкайчан өзелми. Аеруча чаңгыда шуарга ярата. Кыскасы, сәламәт яшәү рәвешен алып бара. Умартачылык буенча тәҗрибәсе елдан-ел арта, бал корт-ларын күпләп үрчетә башлый. Колхоз умарталыгында 6 ел хезмәт сала. Тормыш юлдашынан уңа ул. Чишмә районы кызы Мөнирә авыл халкы өчен игелекле килен була. 38 ел фельдшер-акушер булып эшләп, фәкать рәхмәт сүзләре генә ишетә. Бал кортлары белән эшләү дә таныш була кызга, ул үскән гаиләдә дә умарта тоталар. Мөнирә һәм Рим Ибәтуллиннарның бер уй-теләк, уртак шөгыль белән матур, соклангыч гомер кичерүләренә 43 ел вакыт үткән. Шул чорда эшсөярләр гаиләсендә ике бала тәрбияләнеп үскән, игелеклеләр, хәстәрлеклеләр, үзләре сайлаган һөнәрләр буенча тырышып эшлиләр. Ә инде умартачы эшчәнлегендә Ибәбуллиннар аеруча кияүләре (Себердә эшли) Нияздан игелек күрә.

Бүген аларның 37 баш умарталары бар, былтыргыдан 19га арттырдылар.

–Мохтаҗлыктан түгел, яратып шөгыльләнәбез. Бал кортлары тәмле-татлы ризык бирүләре белән дә, авыл хуҗалыгына да зур файда китерү-ләре белән дә әһәмиятле. Кешеләр дә аларга карата игътибарлы булсыннар, табигать нигъмәтләрен белеп файдалансыннар, һәрчак саф тотсыннар иде, – ди Рим Ибәтуллин.
Читайте нас: