ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
28 сентябрь 2017, 11:09

Эшлекле бәйләнешләр файдага булыр

Ямьле август көннәренең берсендә башында Кырмыскалы муниципаль районы Советы сәркатибе Әлфир Фәрхәт улы Сабиров торган әлеге районның барлык 16 авыл Советы авыл биләмәләре рәисләрен берләштергән делегация районыбызда булып, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе торышы белән җентекләп танышып, яхшы тәэссоратлар алып киткән иде.

Узган җомгада муниципаль район Советы сәркатибе Алина Равил кызы Фәрхетдинова җитәкчелегендә безнең биләмә башлыклары анда җавап визиты ясады.

Кунакларны район чигендә фольклор ансамбльләр чыгышы, якты йөз, икмәк-тоз белән каршы алдылар. Кырмыскалы муниципаль район хакимияте башлыгы Фәнзил Фәиз улы Чыңгызов кыскача район тарихын бәян итте, аның бүгенгесе белән таныштырды, биредәге авыл биләмәләренең тормыш-көнкүреше белән танышырга чакырды.

Район үзәгендә иң тәүдә икмәк пешерү комбинатында булдык. Аның директоры Альфира Идрис кызы Богданова үзләренең җитештерү базасы, продукцияләре ассортименты белән таныштырды, хуш исле икмәктән һәм кондитер эшләнмәләреннән авыз иттерде. Биредәге хезмәтнең нечкәлекләре белән танышып чыккан-нан соң юл Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенә тотылды. Заманча ремонтланып төзеклән-дерелгән, хезмәткәрләр өчен тиешле бөтен шартлар тудырылган бу бина белән авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айрат Әсхәт улы Ходайдатов таныштырды. Эшләр идарәчесенә, секретариатка, бухгалтериягә йомышы төшеп килүчеләргә зәвыклы хезмәтләндерү, берьюлы берничә йомышны үтәп кайту мөмкин-леге тудырган әлеге бинаның тышкы ягына “Мин Кырмыскалыны яратам” дигән истәлекле билге эшләнелгән, аның янында халык ял итә, истәлеккә фоторәсемгә һәм видеоязмага да төшә ала.

Территориясе матурлап бизәлгән, тротуар плиталары түшәлгән, гөл-чәчәкләр үсеп утырган хакимият бинасына карап кына да сокланып торырлык.

Район үзәгенең Җиңү паркы да матур тәэссоратлар гына калдырды. Биредә зур ремонт-төзекләндерү эшләрен башкаруда иганәчеләр ярдәме дә зур булуын сөйләп үтте мәдәният бүлеге начальнигы Гөлнара Миңнехәер кызы Әминева. Халыкка бер дигән ял урыны да булып тора әлеге изге җир.

Җаваплылыгы чикләнгән “Кырмыскалысельхозэнерго” җәмгыятенең җи-тештерү базасында без булганда аның җитәкчесе Фәнис Гыйльметдин улы Мөхәммәтҗанов хезмәткәрләр белән эшлекле киңәшмә үткәреп тора иде. Биредә үк өр-яңа заман техникасы да урын алган, парадка тезелгән кебек хезмәткәрләр яңа гына гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекциясе тарафыннан махсус күнекмә үткәрелүен билгеләп үттеләр. Күренеп тора: биредә тудырылган шартлар районны электр энергиясе белән тиешле күләмдә тәэмин итәргә тулы мөмкинлек бирергә сәләтле.

Җаваплылыгы чикләнгән “Башовощ-снаб” җәмгыятенең теплицасына визит та чагу тәэссоратлар калдырды. Аның директоры Дилә Җәүдәт кызы Гафарова биредә кулланылучы заманча технологияләр белән таныштырды, кунакларны пылау һәм яшелчә-җимештән дә авыз иттерделәр.

Чираттагы тукталыш Сахай авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә булды. Биредә соңгы ике елда зур күләмле ремонт-төзелеш эшләре башкарылып, авыл биләмәсе хакимияте, почта элемтәсе бүлекчәсе, спорт залы, китапханә һәм авыл клубы бер түбә астына берләштерелгән. Авыл биләмәсе башлыгы Ришат Равил улы Хөснетдинов муниципаль район хакимиятенең социаль өлкәне үстерүгә зур игътибар юнәлтүен ассызыклады, авыллар халкына һәм биредә эшләүче хезмәткәрләргә тудырылган уңайлыклар өчен ты-рышлыкны тагын да арттыра төшеп җавап бирәчәкләрен белдерде.

Николаевка авыл Советы авыл биләмәсенә караган авыл Советы һәм мәдәният йорты бинасы да шундый ук тәэссоратлар калдырды. “Хезмәттән буш вакытларын авыл халкы спорт секцияләрендә, мәдәни түгәрәкләрдә шөгыльләнеп үткәрә, – диде биләмә башлыгы Равилә Рамил кызы Култыгина. – Бездә яшәгән төрле милләт вәкилләренең мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен үстерү өчен барлык шартлар да бар. Дуслык-татулык идеяләре белән рухланып, якты киләчәгебезне бергәләп үзебез төзибез”,– диде ул.

Шушы ук авылда җаваплылыгы чикләнгән “Уралпрофиль” җәмгыятенең җитештерү базасы да урнашкан. Аның җитәкчесе Виктор Михайлович Терехин белән таныштырып, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Валерий Иванович Волик әлеге җәмгыятьнең район икътисадын тотрыкландыруга гына түгел, тирә-якта төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше дә зур булуын бәһалап үтте. Кунаклар профильле торбалар, профнастил түбә калайлары, коймалар, бина фасадларын тышлау, шлакоблок-

лар, тротуар плиткалары һәм тагын дистәләргә төр төзелеш материаллары җитештерү базасы белән дә танышып чыктылар.

Артабан сәфәр легендар комдив Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовның туган җире – Шәйморат авыл Советы авыл биләмәсендә дәвам итте. Биредә дә социаль тармак бер объект эчендә урын алган. 2015 елда сафка кертелгән М.М.Шәйморатовның музее да, авыл клубы, китапханә, элемтә бүлекчәсе, спорт залы һәм авыл биләмәсе бер кыек астында тупланган һәм килгән кешеләргә уңайлы да. Музей эчендә махсус кино залы да эшләнгән, анда берничә проекциядә легендар дивизия тарихы белән таныштыручы документаль фильм күрсәттеләр. Музей эчендә шулай ук компьютерлаштырылган утырышлар залы, бай гына архив фоторәсемнәре фонды да куелган, 112нче кавалерия дивизиясе тарихына кагылышлы күп мәгълүматлар белән таныштыру мөмкинлеге дә тудырылган.

Авыл уртасына легендар шәхеснең ярсу атка атланган сыны былтыр урнаштырылган. Матур бизәлгән паркта бүген рәхәтләнеп ял итәргә, истәлеккә фоторәсемнәргә төшергә дә мөмкин.

Семинарның йомгаклау өлеше район үзәгенең “Уют” кафесында булды. Хуҗалар һәм кунаклар би-редә рәхәтләнеп фикер алышты һәм мондый эшлекле бәйләнешләрнең артабан да дәвам иттерелүе файдага гына булачагын белдерде.


Читайте нас: