ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
28 сентябрь 2017, 11:04

Гыйбадәтханә ачу тантанасы

Православие динен тотучы христианнар өчен изге көнне – узган якшәмбедә Юмаш авылында төзелеп сафка кертелгән “Христос раштуасы” храмын изгеләндерү (освящение) йоласы башкарылды. Чарада бу көнне зарыгып көтеп алган райондашларыбыз гына түгел, күрше районнарга караган тирә-як авылларда яшәүче әлеге динне тотучылар да теләп катнашты.

Гыйбадәтханәне изгеләндерү йо-ласын Нефтекама һәм Октябрьский епархияләре епискобы Изге Амвросий атакай, Нефтекама епархиясе сәркатибе митрофория про-тоиерее Алексей Тихонов, Шаран благочиниесе протоиерее Василий Тымчук, Октябрьский благочиниесе иерее Сергей Попонин, храм төзе-лешенә казык кагудан башлап аны бүгенге көнгә җиткерүгә кадәр башлап йөрүче, бер үк вакытта гыйбадәтхәнәдә дини йолаларны үткәрүче Дүртөйле шәһәреннән килеп йөрүче настоятель – протоиерей Федор Савельев, Нефтекама епархиясеннән дин әһелләре һәм чиркәү хоры вәкилләре әлеге чарада катнашучы дин тотучылар белән бергә барлык җентеклекләренә кадәр төгәл үтәп башкарды.

Гыйбадәтханә төзелешен 2012 елда Юмаш авылы халкы җыенында хәл итәләр һәм шул ук елда, авылның 200 еллыгын билгеләп үткән сентябрь иртәсендә,элек храм торган урынга яңадан беренче казык кагыла. Тиешле документлар юллау, рөхсәт алу, нигез ташларын салу, стенасын күтәрү, бизәү-бизәкләү, кыңгыраулар урнаштыру, куполын беркетү, сте-наларны изгеләр сурәтләре белән бизәү, табыну кирәк-яракларын булдыру өчен төгәл биш ел вакыт кирәк булды. Төзелеш халык иганәсе исәбенә башкарылды, иң күп өлешне, әлбәттә, урындагы кооператив, шулай ук күп санлы эшкуарлар, авыл халкы, биредә туып-үскән, бүген шул төрле тарафларга таралган якташлар һәм башкалар кертте. Менә бүген инде авылга гына түгел, бөтен тирә-якка изге дин тәгълиматларын тарату, дин тотучыларга бөтен гыйбадәт-йолаларны үтәү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылгын, республика районнарында тиңе булмаган храм үз вазыйфасын үти дә башлады.

Епископ Амвросий атакай үзенең вәгазендә шушы изге эшне башкарып Ходай рәхмәтенә ирешкән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җые-лышы – Корылтай депутаты, “Базы” кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколовка Русия патриархаты орденын, храм төзелешенә өлеш керткән дистәләгән кешеләргә медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка дини конфессияләрнең бердәмлеген ныгытуга һәм төрле дин тотучыларга шартлар тудырганга ихлас рәхмәт җиткерде. Җавап сүзе белән чыгып, Вадим Васильевич авыл һәм тирә-як халкының изге башлангычын хуплап, храм төзелешен башкаруда ярдәм иткән кешеләргә, шулай ук әлеге тантананы үткәрүдә ярдәмләшүчеләргә рәхмәт белдерде, изге гыйбадәтханә артабан да дуслык-туганлык, тынычлык символы булып калачагын, аның тагын да зуррак казанышларга рухландырып торачагын ышандырды. Реканс Фәнил улы Ямалеев үз чыгышында рай-оныбыздагы социаль-иҗтимагый тормышка дини гыйбадәтханәләрнең зур өлеш кертүен ассызыклады, халыкка рухи һәм дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә һәрдаим ярдәм булачагын вәгъдә итте, хакимият исеменнән гыйбадәтханәгә палас бүләк итте.

Район һәм урындагы мәдәният хезмәткәрләре матур бәйрәм концерты әзерләгән иде – тантанада катнашучылар аны янәшәдәге мәдәният йортында теләп тамаша кылды. Артабан мәктәп ашханәсендә бәйрәм ашы тәкъдим ителде.

Районыбызда ачылган чираттагы гыйбадәтханәнең дә халыкка изге хезмәттә булачагына иманыбыз камил.
Читайте нас: