ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
3 октябрь 2017, 10:53

Дәүләт ярдәме белән

Физик культура һәм спортны үстерү, тәү чиратта үсмерләрне һәм яшьләрне актив тормыш рәвешенә, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү – дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурыч-максатларының берсе булып тора. Мәктәпләрдә, аеруча авыл җирендәгеләрдә, моның өчен заманча шартлар булдыру — әлеге юнәлешнең озак вакытка исәпләнгән төп элементы дисәк тә, һич арттыру булмас.

28 сентябрьдә Чакмагыш гимназиясендә заманча спорт мәйданчыгы ачылу тантансы үтте. Бу спорт объектын җиһазлауга федераль бюджеттан “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы чикләрендә субсидияләр бүленде. Бу максатта шулай ук республика һәм район бюджеттыннан да акча юнәлтелде.

Яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасында район мәгариф бүлеге начальнигы М.Җ.Нәбиева, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе И.Ф.Галләмов, районның спорт ветераны Ф.А.Гыймаев катнашты. Чараны гимназия директоры Р.Ф.Камилҗанов ачты. Ул мәйданчыкның барлык заман таләпләренә җавап бирүен һәм дәүләтнең матди ярдәме нәтиҗәсендә тиз арада төзелүен аерым билгеләде. Ул шушы мәйданчыкның “хуҗалары” булачак укучыларга спортта югары уңышларга ирешүләрен һәм районыбызның спорт тарихын лаеклы дәвам итүләрен теләде. Чыгышлар тәмамланганнан соң кунаклар спорт мәйданчыгының тренажер, уен һәм ГТО нормаларын тапшыру зоналарын карадылар.


Айгөл Әхмәтҗанова,
гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.



Читайте нас: