ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
5 октябрь 2017, 10:44

Яхшы юл – аякка ял

Авыл балалары аң-белемле булсын, биредә яшәүче өлкәннәргә ашыгыч ярдәм вакытында килсен өчен иң беренче юл проблемасын хәл итәргә кирәк.

Ә ул көз, яз, кыш әйләнәсенә ае-руча кискенләшә – дымлы юллар баткаклыкка әйләнә. Районыбызның Таскаклы авылы урамнарындагы юллар да пычрак, күп урыннары чакыр-чокырлы иде. Әмма, бәхеткә, барысы да үзгәрә.

Сөенечле яңалык! Бүгенге көндә авылда үзәк урамга ком-таш түшәлеп, асфальт җәелә. Төзекләндереләсе территориянең озынлыгы 1453 метр тәшкил итә. Проект буенча, монда ике кат асфальт түшәү каралган. “Арланнефть” җәмгыятенең про-мыселара юлларны эксплуатацияләү идарәсе хезмәткәрләре көче белән башкарыла бу эш.

–Авылның бер башыннан башлан-ган хезмәтебез икенче очына кадәр дәвам иттерелә. Хәзерге вакытта асфальтның беренче каты түшәлә. Юл кырыйларын төзекләндереп беткәннән соң, икенче кат асфальт җәеләчәк, – диде прораб Фәнүз Гыйлемханов. “Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың” дигән татар халык мәкале юл салучыларга да бик туры килә. Җәй һәм көз – игенчеләр өчен генә түгел, алар өчен дә кызу эш чоры санала. Көннең минуты кадерле чак хәзер. Биредә хезмәт салучы һәркем үз эшенә җаваплы карый. Асфальт салу техникасы машинисты Рәшит Фәизханов, кәтүкләү агрегатын иярләүче Радик Баһманов – үз эшенең асылын аңлаган һөнәр ияләре. Тырыш коллектив эшләгән бер атна эчендә урам танымаслык булып үзгәрде. Авыл халкы мондый зур бүләк өчен якташыбыз, Русия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинага бик тә рәхмәтле.

–Юл булгач, авылыбыз яшәячәк. Таскаклының горурланырлык кешелә-ре бар. Киләчәктә дә авылыбызда тормыш гөрләп торсын, яшьләр күбрәк авылда калып, яңадан-яңа йортлар салып керсен, – диләр би-редә яшәүче өлкәннәр.

Сыйфатлы урам юлы озак еллар һәм хәвеф-хәтәрсез хезмәт итсен, дигән теләктә калабыз.
Читайте нас: