ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
9 октябрь 2017, 11:07

Халыкара ярышлардан – җиңү белән

29 сентябрь –1 октябрь көннәрендә Екатеринбургта чираттагы, хәзер инде традицион Европа һәм Русиядә иң күләмле булган чара – көч таләп ителүче спорт төрләренең фестивале, “Алтын Тигр-ХI” мультурниры үтте.

Ул Гомумрусия көч таләп ителүче спорт төрләре спортчылары көненә – “Көч көне”нә багышлап үткәрелде. Мультитурнир программасына спортның 35 төре буенча ярышлар кертелде, анда Русиядән тыш дөньяның 15 дәүләте вәкилләре – барлыгы 8000 спортчы катнашты. Ярышларны 15000 тамашачы күзәтте.

Әлеге мультитурнир – “Сәламәтлек” өстенлекле дәүләт проекты чикләрендә ел саен үткәрелә торган сәламәт тормыш тормыш рәвешен пропагандалаучы мультимедияле социаль проект. “Сәламәт яшьләр – көчле Русия!” девизы астында үтүче бу чараны оештыруның максаты – яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү аша сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру.

Фестиваль кысаларында пауэрлифтинг һәм аерым күнекмәләр буенча Дөнья чемпионаты да үткәрелде. Анда безнең якташыбыз – Чакмагыштагы Күп функцияле үзәк җитәкчесе ИЛДАР ИЛҮС УЛЫ НИЗАМОВ та катнашты. Штанганы яткан урыннан күтәрү спорт төре буенча 82,5 кг. авырлык категориясендә 24-39 яшьлекләр арасында да һәм 200 кг. нәтиҗә белән 40-44 яшьлек спортчылар арасында I урынга чыгып, җиңүче булды. Шул ук спорт төрендә Иске Калмаш нефть кудыру станциясенең ведомстводан тыш сак-каравыл хезмәткәре РӨСТӘМ ДАНИЛ УЛЫ ШӘФЫЙКОВ 24-39 яшьлекләр арасында 75 кг. авырлык катего-риясендә 150 кг. ахыргы нәтиҗә белән III урынны яулауга иреште.

Якташларыбыз җиңүләрен райондашыбыз, Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, Каһарманлык ордены кавалеры исеменә лаек булган Равил Рәфис улы Булатовның якты истәлегенә багышлады.


Читайте нас: