ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
10 октябрь 2017, 10:35

Армиягә көзге чакырылыш башланды

Мәгълүм булганча, Русия Федерациясендә 18 яше тулган һәр егет 27 яшькә кадәр хәрби хезмәт үтәргә тиеш.

Армиядә хезмәт итү элек-электән үк ир-егетләрнең изге бурычы булып санала. Әле күптән түгел генә язгы чакырылыш тәмамланган иде кебек, бүген без янә район егетләрен армиягә озатырга әзерләнәбез. Чөнки Русия Президенты В.В.Путин Указы белән 1 октябрьдән илдә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

2017 елның көзге чакырылышында Чакмагыш районы хәрби комиссариаты Башкортстан хәрби комиссариатының җыелма пунктына 37 егетне җибәрергә тиеш. 200 дән артык егет медицина тикшерүе үтәчәк. Призывникны хәрби хезмәткә җибәрергәме, аңа өстәмә вакыт бирергәме яки законга нигезләнеп, егетне хәрби хезмәттән азат итәргәме – моны чакырылыш комиссиясе хәл итә. Аның составында муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге, мәшгульлек үзәге, хәрби комиссариат, үзәк дәваханә, ДОСААФ, эчке эшләр бүлеге вәкилләре бар. Муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге комиссия һәр призывникның шәхсән эшен карый, аның Кораллы Көчләрдә хезмәт итүгә яраклылыгын тикшерә һәм аны армиягә алу турында карар кабул итә. Көзге чакырылышта әзерлекле белгечләр, югары һәм урта һөнәри белемгә ия булучылар һәм “В” категориясенә ия булган техника йөртүчеләр алына.

–Ватанга хезмәт итү безнең изге бурыч. Мин дә югары уку йортын тәмамлап, Рәҗәп урта мәктәбендә хезмәт юлымны башладым. Армиягә барырга әзермен, тормыш тәҗрибәсе дә туплармын, – диде Илнур Фәрхетдинов. Сүзгә Игенче авылы егете Финат Заманов кушыла.

–Мин Башкортстан дәүләт университетының I курс студенты. Укыйсым булгач армиягә баруны кичектерерләр, анда да бит әзерлекле кадрлар кирәктер дип уйлыйм. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныклы булырга кирәк, — диде ул.

Көзге чакырылышта безнең район-нан 37 артык егет солдат каешы буачак. Ватан сакчылары Коры җир гаскәрләре, Хәрби диңгез флоты, Һава – космик көчләре, махсус юнәлештәге Ракета, Милли гвардия, Һава – десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.



Гөлүсә Хуҗина.



Читайте нас: