ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
10 октябрь 2017, 10:29

Күмәк көч яу кайтара

Узган шимбәдә Чакмагыш авыл Советы хакимияте Архитектура урамы янәшәсенә агач үсентеләре утырту өмәсе оештырды.

Авыл Советы тракторчысы Ришат Гайнуллин һәм төрле эшләр башкаручы Илфат Нәбиев иртә белән «Беларусь» тракторы белән үсентеләрне китереп-таратып чыкты.

Көн яңгырлы булса да, өмәчеләр байтак җыелды. Чакмагыш берен-че урта мәктәбенең 10 “А” һәм “Б” сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре Лилия Гәрәева һәм Алия Сәетова) дәррәү килде. Биләмә башлыгы Илдар Кунафинның әйтүенә караганда, мәктәп җитәкчелеге чарада катнашырга үзе инициатива белдергән.

Моннан тыш, “Кирзавод” микро-районында яшәүчеләргә өмәгә чакырып мөрәҗәгать ителгән иде. Архитектура урамында яшәүче Эльвира һәм Рөстәм Сөндеко-влар, Гөлнара һәм Илнур Галиевлар, Оксана Габдуллина, Илфира һәм Флүр Газиевлар, Лилия Гыйләҗетдинова, Радик Кинҗәголов, Луговая урамыннан Гүзәлия Хәлилова (үзенең улы — гимназиянең 4нче сыйныфында укучы Нияз белән), Цветочная урамыннан Илшат Заһидуллин (уллары Ильяс һәм Илназ белән) хәтта әйтелгән сәгатьтән алдарак килеп, эшкә тотынды. Күмәк көч белән тиз арада 400 төп каен һәм нарат үсентеләре утыртылды.



Зифа Галиева.




Читайте нас: