ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 октябрь 2017, 10:46

Бүләкләр алып кайттык

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Березка” урыс халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Гүзәл Әсгать кызы Табишева) әгъзалары республика, район күләмендәге мәдәни чараларда актив катнаша һәм һәрчак призлы урыннарга лаек була.

Күптән түгел Бакалы районында үткәрелгән өченче төбәкара Троицк фестивалендә катнашып, осталыкларыбызны күрсәтеп кайттык. Жюри әгъзалары чыгышыбызны югары бәһалады, тамаша залы да көчле алкышлауларга күмелде.

Югары башкару осталыгына ия булган һәм актив катнашкан өчен “Березка” урыс халык фольклор ансамбле Диплом белән бүләкләнде.

Фольклор коллективларның өченче төбәкара Троицк фестиваленең гала-концертында катнашкан һәм уңышлы чыгыш ясаган өчен Республика халык иҗаты үзәгенең Рәхмәт хатына да ия булдык, шулай ук сувенирлар белән бүләкләндек. Сәнгать дөньясында зур уңышларга ирешүебез өчен без беренче чиратта район мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыевка зур рәхмәт белдерәбез. Ул һәммәсен хәстәрләп, транспорт табып, уңышлар теләп озатып җибәрә. Даими рәвештә репетицияләр үткәреп, осталыгыбызны арттыручы, урыс фольклорының асылын төшендергән, җырлау серләренә өйрәткән җитәкчебез Гүзәл Таби-шевага шулай ук иҗади уңышлар телибез.

Рида Шәйхетдинова.



Читайте нас: