ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 октябрь 2017, 10:38

Без атларга тиеш шушы җирдән, хуҗа булып аңа үзебез

Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 27 еллыгы – Республика көне уңаеннан районыбызда бәйрәм чаралары оештырылды.

Район мәдәният йортына барлык авыл биләмәләреннән, оешма-предприятиеләрдән, кооператив-җәмгыятьләрдән вәкилләр җыелды. Бу көнне мәдәният йорты мәйданында көзге муллыкны чагылдырган, халкыбызның уңганлыгын дәлилләгән күргәзмәләр куелды. Ә бинага кергәч, кунакларны оста куллар тудырган могҗиза: соклангыч картиналар, китап күргәзмәсе каршы алды, тәмле-татлы ризыклар сатып алу мөмкинлеге дә зур иде.

Тамаша залында курай моңы фонында: “Борын-борын заманда яшәгән, ди, Балбикә. Ыруы да абруйлы, затлы булган. Картәтисе Нәзекбил, картәтисенең әтисе Җырлыбай, шуннан Тырышбай, Кәрәзгол, Ширбәтле Ыру башлыгы — Уралга билгеле акыл иясе Башкорт. Аны яратканга, ихтирам иткәнгә, исемен тоташ халыкка кушканнар. Башкорт иле – Башкортстан шуннан килеп чыккан да инде”, – дигән сүзләр яңгырады.

Гүзәл илне данлап Фидан Бикмурзин “Башкортстан” җырын баш-карды. Алып баручылар Гөлзия Ситдикова һәм Эльвир Халиков бәйрәм тантанасын ачык, дип игълан итте. Русия һәм Башкортстан гимннары яңгырады.

Аннан соң залдагыларны тәбрикләргә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чакырылды.

–Республика көнен – бөтенхалык бәйрәмен райондашларыбыз хезмәт җиңүләре белән каршылый. Район икътисады күп тармаклы булуы белән аерыла. Агросәнәгать предприятиеләре, кече эшкуарлык субъектлары, төрле хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлекне уңышлы алып бара, – дип башлады ул чыгышын. – 2017 елның 8 аенда үзебез җитештергән товарлар күләме, башкарылган эшләр һәм икътисади эшчәнлекнең барлык төрләре буенча күрсәтелгән хезмәтләр 3 миллиард сум тәшкил итте. Ел башыннан финанслауның барлык чыганаклары исәбенә 525 млн 345 мең сумлык инвестицияләр кертелде.

Чакмагыш игенчеләре тарафыннан 150 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышы җыелды. Техник культуралар уңышын җыю дәвам итә. 1300 гектар мәйданнан шикәр чөгендере казып алынды, гектар куәте 347 (10 октябрьгә) центнер тәшкил итте. 9 айда район хуҗалыклары тарафыннан 40 мең 482 тонна сөт һәм 2 мең 375 тонна (тереләй авырлыкта) ит җитештерелде.

Районда узган ел белән чагыштырганда демографик хәл яхшырды: 244 бала туды, 137 яшь пар никахлашты, 100 гаилә шәхси йорт төзеде һәм 36 гаилә фатир алды. Ел башыннан 14 торак пунктында юлларга ремонт эшләре башкарылды, район үзәгендәге 4 урамга асфальт җәелде, шулай ук Чакмагыш – Нариман, Юмаш – Яңа Почкак юл участоклары яхшыртылды.

Композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларның Благовар районында уздырылган фестиваль-конкурсында “Ядкарь” ир-егетләр вокал төркеме катнашты. Ревинер Гобәев һәм Гүзәл Табишева 2 һәм 3 дәрәҗә диплом лауреатлары булды, Эльвир Халиков Гран-При яулап алды.

“Юннат – 2017” Бөтенрусия күргәзмә-конкурсының республика этабында районыбызның мәктәпләреннән өч укучы төрле номинацияләрдә призлы урыннарга ия булды. “Умартачылык” номинациясендә җиңүче, Чакмагыш беренче мәктәбе укучысы Арина Хафизова Башкортстан делегациясе составында Мәскәү шәһәрендәге Бөтенрусия күргәзмә-конкурсында катнашты һәм призлы урын алды.

Яшьләр үзәге “Республика көне” акциясе һәм “Башкортстан – безнең горурлык” дип аталган фотоконкурс оештырды. Бәйрәмгә багышланган спорт ярышлары үткәрелде. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылар арасында футбол, шайбалы хоккей һәм гер күтәрү спорты буенча беренчелекне яулады. “Яшә, урман!” республика акциясе кысаларында октябрь аенда агачлар утырту айлыгы үткәрелә. Бу чорда меңнәрчә төп агач утыртылачак.

Без Башкортстан Республикасының иң гүзәл төбәгендә яшибез. Республика көне – үзенең иле, туган җире, бай тарихы һәм мәдәнияте белән горурланучылар бәйрәме ул. Туып-үскән газиз җиребезне яратып, тырыш хезмәтебез белән данлыйк. Һәммәгезгә уңышлар, ныклы сәламәтлек иминлек, бәхет телим.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: