ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
17 октябрь 2017, 10:43

Тантанада катнаштык

Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 27 еллыгы – Республика көне уңаеннан Уфа шәһәренең Спорт сарае каршында митинг-концерт булды. Анда 10 меңнән артык кеше катнашты.

Тантанада катнашучыларны Республика Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов тәбрикләп: “Республика көне безне берләштерә. Башкортстанда зур эшләр башкарыла. Үткәннәрне онытмыйбыз, бүгенгесе белән яшибез. Иң мөһиме – киләчәгебезне төзибез. Төбәкнең яшәү шартларын яхшырту өчен арытаба да без барысын да эшләячәкбез. Барыгызны да Республика көне белән!” – диде, имин тормыш, хезмәт җиңүләре, кешелек бәхете, сәламәтлек теләде.

Митингта катнашучыларны “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре, республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, бобслей буенча атказанган спорт мастеры Алексей Селиверстов, Башкортстан Республикасы гимнының сүзләре һәм музыкасы авторы Фәрит Идрисов һәм башка хөрмәтле кунаклар сәламләде. Чыгышлар җыр-моң белән үрелеп барды. Виртуоз баянчылар – Айнур һәм Халит Фәтыйховларны, “ZAINETDIN” этно-проекты, “SUNRISE”, “LIGHT AGAIN” төркемнәре, ялгыз җырчылар чыгышларын сокланып карадык.

Республика көненә багышланган бәйрәм-митинг концертын “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге оештырды. Анда районыбыздан да иллегә якын кеше катнашты. Күңелле сәфәрдән һәркем канәгать калды.

–Республика көненә табигать тә кояшлы көн бүләк итте. Башкалабыз Уфа безне бик матур итеп каршылады. Бәйрәм яхшы итеп оештырылган иде. Концертның махсус кунагы, якташыбыз Сергей Приказчиков нигез салган “ПИЦЦА” төркеме чыгышы аеруча ошады, ул төрле районнардан килгән һәм шәһәр тамашачыларына матур җырларын бүләк итте. Безне оештырып алып килгән “Бердәм Русия” партиясенең райондагы бүлекчәсе җитәкчелегенә, аеруча Айрат Мәһәдиевка, район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә, шулай ук хәвеф-хәтәрсез йөртеп кайтарган автобус шоферлары Альфрет Нәбиев(Иске Бәшир мәктәбеннән) һәм Тәүзих Сәхипгәрәевка (Тозлыкуш) зур рәхмәтлебез, – ди Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучылары исеменнән башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Исламгалиева.



Зифа Галиева.



Читайте нас: