ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
19 октябрь 2017, 11:35

Яшьләр сәламәтлеге – Русия байлыгы

Хатын-кыз күкләр тарафыннан җиргә яшәү бүләк итеп, яшәешнең, гаилә учагының һәм балаларның иң хәстәрлекле сакчысы булыр өчен яратылган. Гүзәл затларның тормыштагы шушы билгеләнеше төп асылын һич үзгәртмичә, гасырлар аша бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән һәм яшәп килә.

Җәмгыятебездә дистә еллар дәвамында эшчәнлек алып барган хатын-кызлар советлары һәм гүзәл затларны берләштергән төрле исемдәге җә-мәгать оешмаларына берләшеп, аның әгъзалары җәмгыятьнең рухи-әхлакый һәм хәтта икътисади үсешен тәэмин итүгә дә зур өлеш кертә. Безнең районда эшчәнлек алып баручы хатын-кызлар советы да шундый ук максатлар билгеләп эшли. Аның җитәкчесе Э.Ә.Газизова һәм әгъзалары тарафыннан әзерләп үткәрелгән “Хәмер эчмә, әни!” акциясе, “Ак калфак”, “Самавыр”, “Чәчәкләр” бәйрәмнәре, картәниләр, “Озын толым”, “Нәүрүз сылуы” конкурслары — шушы эшчәнлекнең аерым өлгеләре генә. Оештырылган чаралар ярдәмендә эчкечелек сазлыгына батып, тормыш ямен югалткан 14 хатын-кызга яңадан гүзәл дөньяны “бүләк” иттеләр, гаиләләрен саклап кала алдылар, районыбызның өлге алырлык төрле яшьтәге гүзәл затларын респуб-лика күләмендә таныттылар, туган ягыбызның үзенчәлекле традицияләрен дөньяга чыгаруга ирештеләр бу оешма әгъзалары. Әлбәттә, районда яшәүче хатын-кызларны гына түгел, яшь буынны һәм көчле зат вәкилләрен дә игътибар үзәгеннән чыгармый эшчәнлек алып бара оешма. Бу җәһәттән даими рәвештә сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә һәм рухи-әхлакый сыйфатларны үстерүгә юнәлтелгән чаралар даими үтеп тора. Аларның чираттагысы 17 октябрьдә үтте.

Мәдәният йортында район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылары, хатын-кызлар советлары әгъзалары, медицина хезмәткәрләре, яшьләр үзәге бел-

гечләре һәм китапханәчеләр катнашлыгында “Яшьләр сәламәтлеге – Русия байлыгы” район акциясе үтте.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: