ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
21 октябрь 2017, 12:00

Сәләт тиешенчә бәһаланырга тиеш

Соңгы елларда Русиядә мәгарифкә, шул исәптән илнең киләчәге булган сәләтле яшьләр белән эшләүгә аеруча зур игътибар бүленә.

Бу хакта ил Президенты В.В.Путинның ил халкына һәм Федераль Җыелышка мөрәҗәгатендә дә сүз алып барылды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.З.Хәмитовның БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламасында да шактый зур урын бирелде. Үткән атнада гына республикада “Кванториум” балалар технопаркының бер генә түгел, хәтта өч мәйданчыгы ачылуы һәм аларны ачу тантасында төбәк җитәкчесе Рөстәм Зәки улы үзе дә катнашуы бу юнәлештә башкарылган эшчәнлекнең мөһимлеген ачык дәллили.

Районыбызда бу җәһәттән байтак эшләр башкарыла. Балалар иҗат үзәгендә һәм район мәктәпләре базаларында фәнни-техник, заманча мәгълүмати технологияләр, робото-техника һәм иҗади сәнгать юнәлешендә эшләүче түгәрәкләрдә сәләтле укучылар күпләп шөгыльләнә. Бу җәһәттән сөенечле уңышлары да бар – яшь техниклар, конструкторлар һәм рационализаторларның яз айларында Яңавылда “Технопарк юных” республика слетында яшь райондашларыбызның призлы урыннар яулавы да һич очраклы җиңү түгел.

Фәнни-техник юнәлеш белән беррәттән, сәләтле балалар белән сәнгати һәм иҗади юнәлештә эшчәнлек алып баруга да зур игътибар бирелә. Район мәктәпләре базаларында, Балалар иҗат үзәге һәм Сәнгать мәктәбендә, мәдәният йортында эшләүче түгәрәк һәм берләшмәләрдә мәктәп укучылары теләп шөгыльләнә, сәхнәгә тәүге адымнарын ясый, осталыгын арттыра. Районда ел саен укуда да алдынгы, мәктәпнең һәм районның җәмәгать тормышында да актив, сәләтле дә булган укучыларны дәртләндерү, тырышлыкларын бәһалау максатында хәзер инде традиционга әверелгән “Өмет йолдызчыклары” (“Звездочки надежды”) фестивале үткәрелә. Ул быел да тантаналы, дулкынландыргыч шартларда 18 октябрьдә район мәдәният йортында үтте. Анда районыбызның горурлыгы булган уку, спорт һәм иҗади өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән укучылар данланды һәм бүләкләнде.

Фестивальне тантаналы шартларда муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева ачты.

Артабан залга җыелучы сәләт ияләрен һәм мәртәбәле кунакларны сәламләү сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, “Сәләтле

яшьләргә ярдәм итү фонды”на нигез салучы, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдинов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич

Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина чыгыш ясады. Артабан районның сәләтле укучыларын бүләкләү тантанасы булды.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның Диплом һәм премиясе район үзәгенең беренче санлы, гимназия, Тозлыкуш һәм Юмаш урта мәктәпләрендә белем алучы 9 укучыга тапшырылды.

“Сәләтле яшьләргә ярдәм итү фонды”на нигез салучы БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдиновның Дипломы һәм стипендиясенә Иске Калмаш, Юмаш, район үзәгенең ике мәктәбе, Тозлыкуш, Имәнлекул һәм Яңа Балтач урта мәктәпләрендә укучы 9 сәләтле үсмер лаек дип табылды.

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның Дипломы һәм стипендиясе шулай ук 9 укучыга тапшырылды. Алар – гимназия, беренче урта, Үрнәк, Рапат,

Тайняш, Иске Бәшир һәм Аблай мәктәпләренең алдынгылары.

Тантананы ямьле концерт номерлары белән Имәнлекул урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алсу Моратова, Калмашбаш урта мәктәбенең бию коллективы, “Асылъяр” коллективы, Яңа Балтач урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Айнур Гомәров, Юмаш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Диана Егорова, Балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективы, гимназиянең 7 сыйныф укучылары Вероника Карасева, Ильмира Хәмәдиева, Алина Нәбиева бизәде.
Читайте нас: